Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район башлыгы Р. Муллин Әлмәт шәһәрендә укучы студентлар белән очрашты

20 нче гыйнвар көнне Әлмәт шәһәренең яшьләр үзәгендә Мөслим муниципаль район башлыгы Рамил Муллин Әлмәттә укучы студентлар белән очрашты.

Очрашуга шактый студентлар килгән иде. Иң элек, чит шәһәрдә яшәп белем алучы райондашларыбызга Мөслим турында видеоролик күрсәтелде. Очрашуны дәвам итеп, район башлыгы Рамил Муллин студентлар белән әңгәмә корды. Район студентлары бүген кайларда белем ала, укуларын тәмамлагач туган авылларына эшкә кайтырмы? Шушы сораулар белән район башлыгы студентларга мөрәҗәгать итте. Шулай ук Рамил Хәмзович узган елда районда нинди эш башкарылганлыгына һәм агымдагы елда нинди үзгәрешләр булачагына кагылды. Әлеге чара яшьләрне туган якларында калдыру максатыннан үткәрелә. Киләчәк - яшьләр кулында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев