Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әдәби мизгел. Очланмый калган кибәннәр...

Фатыйманың көлүе дә бит башка кызларныкыннан ягымлырак. Аның тавышы да, җәйге таң җиледәй, йомшак. Мондый тавышны сәгатьләр буе тыңласаң да, ялыктырмый, киресенчә, җанга ятышлы җырдай, тыңлаган саен тыңлыйсы килә иде. 

Очланмый калган кибәннәр.

Фатхулла Абдуллин.

Повесть.

Ык буена терәлеп утырган Салих авылы кешеләре укытучы Фатыйманы (сөйдергеч бөтие бар идеме?) бик тиз яратып өлгерделәр. Килүенә нибары ике генә ай булса да, ул авыл халкы белән бик тиз уртак тел тапты. Өлкәннәр белән генә түгел, хәтта укучы балалар белән дә үзе башлап исәнләште, тиңе күреп сөйләште. Яшьләр арасында да, белемем бар дип, үзен башкалардан өстен куеп һаваланмады. Гәрчә, чибәрлеге белән әз генә масаебрак куйса да, аңа үпкәләүче, авыз турсайтучы булмас иде. 
Әнә бит, чәч кистерү дигән афәтнең ни икәнен дә белмәгән бер чорда, Фатыйманың кыска чәч белән йөрүен гаепләп, сүз әйтүче кеше, ай-һай, булды микән? Дөрес, чыраена бәреп әйтмәсәләр дә: 
– Һи, марҗалар кебек чәчен кистергән! 
– Әйтмә, җаный, татар кешесенә бер дә килешми инде, – дип, үзара пышылдашучы карчык-корчыклар булды анысы. 
Ә менә аның шушы дулкынланып, җилкәләренә төшеп торган куе кара чәчләренә, карлыгач канатыдай кыйгач кашларына, ниндидер аңлатып булмастай тылсым бөркеп торучы сихри күзләренә (пешкән чия төсле мәмрәп торган иреннәрен әйткән дә юк инде!) гашыйк булмаган егет авылда калды микән?! Юк, эчендә җаны булган егет, баскан җирендә ут чыгара торган чибәрне күргәч, ничек түзеп торсын инде? Булмасны! Син аның ялкынында янарга әзер. Кая ул сүз әйтү, ым гына какса да, авылның типсә тимер өзәрдәй теләсә кайсы егете аның белән җир читенә китәр иде. 
Фатыйманың көлүе дә бит башка кызларныкыннан ягымлырак. Аның тавышы да, җәйге таң җиледәй, йомшак. Мондый тавышны сәгатьләр буе тыңласаң да, ялыктырмый, киресенчә, җанга ятышлы җырдай, тыңлаган саен тыңлыйсы килә иде. 
Һәм... Берзаман (кирәк бит!) авылның уңган егетләреннән Касыйм белән Хәйдәр дә Фатыймага күз атып йөри дигән хәбәр таралды... 
Ык елгасы, башлар әйләнерлек текә ярларына басып караганда, талгын гына аккан сыман тоелса да, суына керсәң, агызып алып киткәнен сизми дә каласың. Авылга Фатыйманың килүе дә, Ык сулары сыман, шушы Ык буенда туып-үскән, яланаяк аның болыннарында бергә җиләк җыеп, суларында бергә коенып, бергә балык тотып йөргән ике бертуганны, үзләренә дә сиздермичә, мәхәббәт дигән, әле беркем тарафыннан да сере ачылмаган Олы диңгезгә агызып алып китте. Икесе ике көймәдә булса җиңелрәк булыр иде. Ә биредә көймә бер генә кешелек: анда икенчесенә урын юк.... 
Соңгы вакытта ике бертуган юк-бар өчен дә ызгышып китә башладылар. Көндез әле бер хәл, икесе ике җирдә эшләсә, үз хуҗалыгыңда алай итеп булмый. Телисеңме, теләмисеңме, бергәләп печәнен дә чабарга, бергәләп утынын да кисәргә кирәк. Шулай беркөн алар гаиләләре белән Ык буендагы болында печән кибәне куя башладылар. Сәмигулла абзый белән Саҗидә түти покоста шытырдап кипкән печәнне тырмалары белән күбәләргә өеп бара. Касыйм белән Хәйдәр, күбәләрне ташып, кибән куялар. 
Иртәнге салкында эшләве дә рәхәт. Көн кыздыра башлаганчы ничек тә күбрәк эшләп каласы килә. Тик төннең бер тотам чагы. Кояш бер дә Агыйделнең аръягында түгел, әйтерсең, Акай тавы артында гына посып яткан, кай арада килеп тә чыкты, тизрәк кыланыгыз дигән шикелле, кыздыра да башлады. Шулай да егетләр бирешмиләр. Печән исе аңкып торган болында бүген алар хуҗа. Сәмигулла абзый, үзләренә сиздермичә генә, улларына карап-карап ала. Аларның кулларындагы кораллары уйнап торуына сокланып, сөенеп бетә алмый. Аллага шөкер, эшсөяр итеп үстерде ул улларын. Икесе дә, күктәге лачын кебек чая, судагы балык кебек җитез. Иншалла, кая гына барсалар да, югалмаслар. 
Кибән кеше биеклеге булганнан соң, кемгәдер, өскә менеп, үзәгенә су үтмәсен, печәннәр шуып төшмәсен өчен, тәртибе белән салып барырга кирәк. Монда инде җегәр генә җитми, тәҗрибә дә кирәк. Андый җаваплы эшкә, гадәттә, өлкәнрәк кешене куялар. Касыйм өлкән буларак, өстә – энесе биргән печәнне тәртибе белән салып тора. Эшләсәң, эш карышмый инде ул. Кибән күзгә күренеп үсә. Кибән үскән саен Хәйдәр кулындагы сәнәк тә кыскара бара. Касыйм инде икенче мәртәбә энесенә: (ред.)

– Озын сәнәк белән бир, интекмә! – дип карады. 
Авылда туып-үскән кеше белә булыр – кибән куйганда баштарак кыскарак саплы тимер сәнәк белән эш итсәләр дә, өскә таба инде, элмә йә шомырт агачыннан ясалган озын сәнәккә күчәләр. Бердән, андый сәнәкнең, өчаяк шикелле чатланып торган җәпләренә салам йә печән күбәсе белән кереп утырса (күтәрергә көчең генә җитсен), икенчедән, ул сәнәк белән биргәндә, өстәге кешегә печәнне тәртибе белән кабул итеп торуы да җайлы. Касыймның әнә шул сәнәк турында әйтүе иде. Юк кына бит! Сүзен сүз итмәсә, Хәйдәр буламени?! Абыйсының сүзенә каршы ул: 
– Ә син үз эшеңне кара! Кибәнең бер якка авып бара! – дип, сикерә-сикерә булса да, ташыган печәнен кыска сәнәк белән аткаруын белде. 
Касыйм энесенең кыланышына карап торды-торды да, түзмәде: 
– Борынына ис керә башлаган бит. Тизрәк үсәсе килә инде маңка малайның, – дип әйтеп ташлады. 
Гарьчел Хәйдәргә шул сүз җитә калды. 
– Нәрсә? 
Ул, сәнәге белән абыйсына сугарга омтылып, кибән тирәли сикерә башлады. Касыйм да куркаклардан түгел, ул да кулындагы сәнәге белән энесенә сугарга үрелде. Тимер сәнәкләр, бер-берсенә орынып, чалгы чүкегәндәге сыман чыкылдарга тотынды. Сәмигулла абзый килеп, улларын әрләп ташламаса, аларның бу чәкәләшүе ни белән беткән булыр иде – билгесез. 
Бу вакытта Саҗидә түти яр буенда чәй кайнатып йөри иде. Улларының ызгышын ул күрми калды. Әбәт вакытында, кызым, сиңа әйтәм, киленем, син тыңла дигәндәй: 
– Гүәрдин кебек егетләр үстердек. Кайчан безгә килен хөрмәте күрергә насыйп булыр икән? Кызлар кияүгә китеп беткәч, хатын-кыз эше үземә генә калды бит, атасы. Син әзрәк уйлыйсыңмы, юкмы шул хакта? – дип, читләтеп кенә улларына төрттереп куйды. 
Табигате белән кызу канлы Хәйдәр, шундук сикереп тә торды, әйтерсең, аның каршында пар ат җиккән кияү егете кәләшкә барырга әзер тора иде, ярып та салды: 
– Мин риза! Кәләшкә хет бүген үк яучы җибәрегез! – Һәм ул очкын чәчеп торган күзләре белән бер әтисенә, бер әнисенә карап алды.

Дәвамы бар...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X