Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Өченче база станциясе куелачак

Район электр элемтәсе узелы хезмәткәрләре Дусай авылына яңа база станциясе урнаштырды.

Моңарчы мобиль элемтә белән кыенлыклар булган авыл халкы бу яңалыкка сөенеп туя алмады. Көннәр җылыту белән Мөслимдә дә өченче база станциясе куелачак. Аның икесе политехника техникумы һәм РУЭС та урнаштырылган булса, өченчесе күпфункцияле үзәкнең машина тукталышы янында урын алачак.  Узел җитәкчесе Марсель Әһлиев хәбәр итүенчә, бүгенге көндә 7002 абонент Летай мобиль челтәреннән файдалана. 3718 йортта Летай-интернет кушылган, 3687 гаилә IP-телевидениегә тоташкан, 3730 абонент стационар телефоннан файдалана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев