Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татфондбанк»ка карата иминиятләштерү башланды

Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы (АСВ) хәбәр иткәнчә, 2016 елның 15 декабреннән «Татфондбанк» (Казан) кредитларын иминиятләштерү башлана. Әлеге хәл Россия Банкы тарафыннан кредитор таләпләрен канәгатьләндерүгә өч айга мораторий-чикләүләр кертү һәм банк белән идарә итүгә вакытлы хакимият билгеләү белән бәйле. АСВ вакытлы хакимиятен булдыру банк эшчәнлеген оператив тикшерүгә юнәлтелгән. Әлеге чара банкның кредиторлары...

Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы (АСВ) хәбәр иткәнчә, 2016 елның 15 декабреннән «Татфондбанк» (Казан) кредитларын иминиятләштерү башлана. Әлеге хәл Россия Банкы тарафыннан кредитор таләпләрен канәгатьләндерүгә өч айга мораторий-чикләүләр кертү һәм банк белән идарә итүгә вакытлы хакимият билгеләү белән бәйле. АСВ вакытлы хакимиятен булдыру банк эшчәнлеген оператив тикшерүгә юнәлтелгән. Әлеге чара банкның кредиторлары һәм акча салучылары мәнфәгатьләрен якларга ярдәм итәчәк. Вакытлы хакимият банкның финанс хәлен тикшерәчәк, нәтиҗәләрдән чыгып, алдагы эшчәнлеккә тәкъдимнәр кертечәк. Банк мәҗбүри иминиятләштерү кертеме системасында (реестрда 96нчы номер) катнашучы буларак, аның һәр акча салучысы, шул исәптән шәхси эшмәкәрләр дә, Федераль Канунда каралган иминият акчасына хокуклы («Россия Федерациясе банкларында физик затларның акчасын иминиятләштерү турында» ФК-№177, 2003 ел, 23 декабрь). Акча салучыга банк исәбендәге сумма 100 процент күләмендә кайтарыла. Биредә эшмәкәрлек эшчәнлеге өчен ачылган исәпләр дә кертелә. Әмма сумма 1 миллион 400 меңнән артмаска тиеш. Исәптәге чит ил валютасы 2016 елның 15 декабренә Россия Банкы курсы буенча санала. Гражданнардан тиз ара гаризалар кабул итү һәм АСВ кертемнәрен кайтару өчен банк-агентлар белән эшләү ниятләнә. АСВ Идарәсе карары нигезендә әлеге банк-агентлар 2016 елның 21 декабренә кадәр конкурс нигезендә сайлап алына. Түләүләр 2016 елның 29 декабреннән дә соңга калмый кайтарыла башлаячак. Аныңчы АСВ җирле матбугатта, Интернетта үз сайтында керем кайтару өчен гаризалар кабул итү урыны, вакыты, формасы һәм тәртибе турында рәсми белдерү бирәчәк. Гаризалар мораторий-чикләүләрнең соңгы көненә кадәр бирелә ала. Иминият акчасын кайтару тәртибе турында өстәмә мәгълүматны АСВның кайнар линия телефоны аша (8-800-200-08-05), шулай ук АСВ сайтының «Страхование вкладов/Страховые случаи» бүлекчәсендә дә алырга мөмкин. Белешмә: Россия Банкы боерыгы белән 2016 елның 15 декабреннән «Татфондбанк»ка мөнәсәбәттә кредиторлар таләпләрен канәгатьләндерү өчен өч айга мораторий кертелде һәм банк белән идарә итү өчен алты айга вакытлы хакимият билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X