Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әнвәр Залаков: "Буалары гына түгел, бүген Мөслим үзе дә өр-яңадан төзекләндерелгән"

15 июль көнне Мөслимгә "Татмелиорация" траст компаниясе" җәмгыяте генераль директоры Әнвәр Залаков килде. Эшлекле визит кысаларында ул районда барган буалар ремонты белән танышты.

Бүгенге көндә Мөслимдә 28 буа бар, дип исәпләнә. Шуларның 4се - агымдагы елда төзекләндереләчәк. Гомумән алганда, республика җитәкчелеге бу мәсьәләгә зур игътибар юнәлтә. Соңгы өч ел эчендә генә 280 буа ремонтланган. Быел тагын 70 буаның торышы яхшырыр, дип көтелә. Әнвәр Мәхмүтович сүзләренчә, буаларга юкка гына бу кадәрле игътибар юнәлтелми: "Янгын һәм башка гадәттән тыш хәл булган очракта бу бердәнбер коткаручы ролен уйнарга мөмкин. Шул ук вакытта әлеге сулыклар халыкныэ ялын оештура максаты белән ремонтлана.

Әнвәр Залаков тулаем Мөслимдә барган үзгәрешләргә үз фикерен җиткерде. "Моннан бер ел элек килгәнемдә, Мөслим әле элеккегечә, авыл дәрәҗәсендә инде. Бүген бер дә алай диярлек түгел. Шәһәргә әйләнәсез акрынлап. Җитәкчелекнең яхшылыкка, яңалыкка омтылышы сизелә. Мөслимлеләр үз җирлегенең ничек матурлануын күреп, рәхмәтен генә әйтә белсен, дип телисе кала", - диде ул Мөслим телевидениесе корреспондентларына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X