Мөслим-информ

"Нурлыгаян" паркында яшьләр көне гөрләде

Районыбызда Яшьләр көне 17 июль көнне "Нурлыгаян" паркында узды. Бәйрәм традициягә әйләнгән велойөреш белән башланып китте. Сәламәт тормыш рәвешен пропагандлау күзеннән, мөслимлеләр бәйрәмне "Дуслар клаб" янында башлап җибәрделәр. Район башлыгы Рамил Муллин, бәйрәмнең кунагы Фирдүс Тямаев, район башлыгы киңәшчесе Рафаэль Шәрифуллин, активистлар, гомумән сәламәт яшәү рәвеше алып баручылар район яшьләре...

Районыбызда Яшьләр көне 17 июль көнне "Нурлыгаян" паркында узды. Бәйрәм традициягә әйләнгән велойөреш белән башланып китте. Сәламәт тормыш рәвешен пропагандлау күзеннән, мөслимлеләр бәйрәмне "Дуслар клаб" янында башлап җибәрделәр. Район башлыгы Рамил Муллин, бәйрәмнең кунагы Фирдүс Тямаев, район башлыгы киңәшчесе Рафаэль Шәрифуллин, активистлар, гомумән сәламәт яшәү рәвеше алып баручылар район яшьләре белән берлектә "Мизгел" яшьләр үзәге оештырган велойөрештә катнаштылар. Алар Мөслимнең үзәк урамнарыннан 8 км юлны "Нурлыгаян" паркына кадәр 100 артык райондашыбыз үтте.

Чара бүләкләргәдә бай булды. Татарстан Республикасының яшьләр белән эшләү һәм спорт Министрлыгының рәхмәт хаты белән район яшьләр сәясәтен үстерүгә зур өлеш керткән ФОРПОСТ берләшмәсе директоры Илнур Сабиров, "Мизгел" яшьләр үзәге директоры Эльвира Гәрәева бүләкләнде. Шулай ук районыбызда волонтерлык хәрәкәтен популярлаштыру, үстерүгә зур хезмәт куйган "Мизгел" яшьләр үзәге каршында эшләп килүче "Очкын" хәрәкәте лидеры Ралинв Латыйпова район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Кеше тормышында иң мөһим вакыйгаларның берсе ул - паспорт алу, ул аеруча итә кала. Чөнки мәкъ менә шул мизгелдән син үзеңне тулы хокуклы Россия гражданины итеп хис итә башлыйсың. Айгөл Фәттахова, Зәйнәп Сабитова, Илзирә Шәрифуллина, Раушан Шәяхметов һәм Радик Сабитовка 14 яшьләре тулу уңаеннан Роза Маракина паспорт тапшырды. Бу көнне "Нурлыгаян" паркы сәхнәсендә Татарстанның иң популяр җырчысы Фирдүс Тямаев һәм аның иҗат төркеме үзенең дәртле җырларын яшьләргә бүләк итте. 4000 якын райондашыбыз бу кич күңелле үткәрделәр, бәйрәм кичке унбергә тикле дискотека белән дәвам итте.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: