Мөслим-информ

Нурлы йортта бәрәкәт бар

Сабыр төбе – сары алтын, диләр. Төп йортта бер-берсен аңлап, һәрчак юл куеп яшәүче ишле Госмановлар гаиләсе – Симәк авылының горурлыгы.втор фотосы.

Төп йортта каенана-каената белән гомер итүче гаиләләр бик сирәк. Булганнары исә күпләргә үрнәк итеп куярлык. Симәк авылында гомер итүче Әнүзә һәм Дамир Госмановлар тугызынчы дистәләрен ваклый. Яннарында уллары Динар белән киленнәре Галя, оныклары бар. 
– Актаныш районының Колын авылыннан мин. Симәккә димләп алып киттеләр. Дамирга бер күрүдә гашыйк булдым. Басынкы, тыныч, үтә ипле булуы белән күңелемне яулады. Аның белән тормыш кичүе авыр булмаячагын шунда ук аңладым. Килен булып төшкәнче туган авылымда тугыз ел сарыклар караган идем. Кияүгә чыккач, 30 ел дуңгыз карарга туры килде. Ул чакларда авылның фермасы зур, эше дә хәтәр күп иде, – дип искә ала Әнүзә апа. 
Дамир ярәшергә килгәндә кызга “армиягә дә барып кайттым” дип алдый. Яши башлагач, Әнүзә тормыш гөленең хәрби хезмәттә булмавын белә. Сәбәбе дә булган шул – өлкән яшьтәге авыру әнисен Дамир кемгә калдырып китсен?! Унбер ай яшәгәннән соң иргә хәрби хезмәткә чакыру кәгазе килә. Хатынын ике айлык баласы белән калдырып, Алтай якларына чыгып китә ир-егет. 
– Мин күргәнне эт тә күрмәгәндер. Ул елны ноябрь бик суык килде. Ташымаган чыбык-чабык, якмаган таяк калмады. Көн дә мичкә ягарга ни дә булса эзләп чыгып китә идем. Ул вакытта да ир белән хатын арасын бозарга теләүчеләр булган икән. Шундый кара эчлеләр мине, ягарына эзли дип түгел, ә ире өстеннән йөри дип чыгардылар. “Ник нахак яла белән яшәргә тиеш әле“, – дип, барысын аңлатып, Дамирга хат язып салдым. “Кайт!” – дип тә өстәдем. Озак көттермәде, кайтып та җитте. Ирем ун көн торып киткәч, озын теллеләрнең гайбәтенә нокта да куелды. Ике арадагы мәхәббәтне шулай саклап, бер-берең өчен утка-суга керергә әзер торсаң гына тормыш матур була. Бер-берсен сөйгәннәрнең арасын бозучылар һәрвакыт булды. Шуңа күрә, бернәрсәгә карамыйча, мәхәббәтегезне саклагыз, – ди Әнүзә апа. 
Бәләкәйдән үк әнисен кайгыртып, тәрбияләп яшәгән Дамир абый балаларын да игелек кылып яшәргә өйрәткән, күңелләренә шәфкатьлелек орлыкларын мулдан салган. Балалары һәркемгә ярдәм итәргә әзер тора. Әфган сугышы һәм локаль сугыш ветераннарының район иҗтимагый оешмасын җитәкләүче Данил Госманов, Симәк мәдәният йорты мөдире Динар Госманов, Елгабаш авылында гомер итүче алдынгы савымчы Зилә Хаҗиеваны белмәгән кеше юктыр. 
– Килен каенана туфрагыннан ярала, диләр. Мин дә моннан 26 ел элек Минзәләнең Рус Мөшегесе авылыннан килен булып төштем. Әнкәй гомергә “үзем әйбәт булгач, киленнәрем дә, киявем дә әйбәт булды” дияргә яратты. Бу, хактан да, шулай. Төрле гаиләләрдә төрле тәрбия алып үскән ике кеше кавышкач, аларның бергә-бергә озын гомер итүләре өчен уртак тырышлык кирәк. Үзләре дә сабырлык өлгесе булган әткәй белән әнкәй мине сабырлыкка өйрәтте. Балаларыбыз кечкенә чакта да, хәзер дә төп терәгебез алар. Һәркемгә дә минеке кебек каенана насыйп булсын! – ди Галя. 
Госмановлар – Симәк авылының иң тату һәм үрнәк гаиләләренең берсе. Алар авылда иң күп мал тотучылар рәтендә дә. Хуҗалыкта савым сыерлары, үгезләр, буаз таналар, сарыклар асрыйлар. Пай җирләрендә печән әзерлиләр, үз техникалары да бар. Өйләре янәшәсендә гаҗәеп посадка булуына да игътибар иттек. 200 төп чыршы агачын, төрле питомниклардан сатып алып, урманнардан алып кайтып утыртканнар. Бүген әлеге агачлар күзләрне иркәли. 
– Бәхетле тормыш сере кайчак дәшми калуда ул. Ә иң мөһиме – бер-береңә булган ышануда. Ышаныч юк икән, бергә торуның кирәге дә юк. Тугрылык – бу тормышта бик кирәк һәм кыйммәт нәрсә. Әнүзә мине елга икешәр мәртәбә санаторийга җибәрде. Үзен сагынып кайта торган идем. Балалар бәләкәй чакта, аларны күтәреп, биләмгә дә йөрдек. Без яшь чакта клубта вечер-танцылар да еш үтте. Авылга артистлар да килеп кенә торды. Алар күпчелек бездә куна кала иде. Бик матур тордык. Аллага мең шөкер, булганыннан аермасын, шөкер итеп яшибез, – ди Дамир абый. 
Әнә шулай – бер-берсен кадерләп, саклап яшәгәнгәдер, бу йорттан нур, яктылык бөркелә!

Лилия Шәймиева.

Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: