Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Нуретдинов" КФХ моржиналь культураларга өстенлек бирә

Соңгы елларда авыл хуҗалыгы формированиеләре чәчү структурасына югары табыш китерүче, ягъни моржиналь культуралар кертүгә өстенлек бирә башлады.

Бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралардан тыш, орлык өчен рапс, көнбагыш, карабодай, кукуруз һәм сатып алу бәясе шактый кыйммәт булган рыжик үстерүчеләр арта бара. Алар арасында "Нуретдинов" крестьян-фермер хуҗалыгы да бар.

- "Нуретдинов" крестьян-фермер хуҗалыгында соңгы елларда яңалыкка йөз тотып эшлиләр. Чәчү структурасын саклап, әйләнешкә төрле культуралар кертәләр. Карабодай, рапс, соңгы ике елда борчак чәчәләр. Киләсе ел өчен аз чыгымлы, сату бәясе кыйммәт булган рыжик чәчеп калдырдылар. Игенчелек культурасының күтәрелә баруы да игьтибарга лаек, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү һәм маркетинг бүлеге начальнигы Ринат Вәлиев.

Хуҗалык карамагында 5787 гектар сөрүлек җире исәпләнә, шуның 1846 гектары - пай җирләре. Узган 400 гектарда көнбагыш үстереп караган булганнар. Быел аның мәйданын 1000 гектарга җиткергәннәр. Игенче ягындагы басуларда уңышы да яхшы гына чыккан.

- Май ясау өчен төп чимал булган көнбагышның орлыгын сатып алдык. Безнең һава шартларына яраклашкан һәм иртә өлгерүчән "Кобальт-2", "НК Роки" сортларына өстенлек бирәбез, - ди хуҗалык җитәкчесе Рәфил Нуретдинов.

Чәчү әйләнешенә яңа төр культура кертү ярыйсы гына чыгым да таләп иткән. Көнбагыш уру өчен быел дүрт ургыч, бер "Полесье" комбайны һәм чәчү агрегаты сатып алганнар. Күптән түгел генә орлык киптерү өчен конвейер тибындагы "Миг-8" агрегаты кайтартып, эшләтеп тә җибәргәннәр. Монысы көнбагыш өчен генә түгел, башка төр ашлыкны киптерү өчен дә файдаланыла анысы. Быелгы явымлы көздә бөртеклеләрнең шактый өлешен теземнәргә салу юлы белән алганнар. Ашлыкның яхшы сакланышын тәэмин итим дисәң, башкача мөмкин дә түгелдер ул.

Көнбагыш игү буенча хуҗалыкның алдынгы механизаторы Юрий Григорьев специальләшкән. Язын "Ритм" чәчкече белән берүзе чәчкән. Бер үк вакытта катлаулы ашлама да керткәннәр. Рәт араларын эшкәртү, чүп үләннәренә каршы көрәш тә Юрийга ышанып тапшырылган. Моннан тыш ул "МТЗ-1221" тракторында җир эшкәртү, көзен игеннәрне теземнәргә салу, кебек җаваплы эшләр дә башкара.

"Нуретдинов" крестьян-фермер хуҗалыгында булсынга эшләүче уңган механизаторларны күпләп исемләргә була. Урак башыннан район комбайнчылары арасында лидерлар рәтеннән төшмәүче Кондратьев Юрий Иванович, Кондратьев Юрий Николаевич, Александр Петров, Эдуард Кононов урып-җыю эшләреннән тыш башка агрегатларда язгы һәм көзге кыр эшләрен башкаралар, терлек азыгы әзерләүдә катнашалар. Рамиш Меликов та универсаллар рәтендә: җир эшкәртә, салам һәм печән рулонлый, кышын фермадан кайтып керми.

Хуҗалыкның терлекчелек тармагын алып баручылар турында әйтмәсәк, язмабыз тулы булмас. Рафик Шәмсутдинов җитәкләгән фермада савым сыерлары белән бергә таналар һәм бозаулар да үстерәләр. Рафикка ферма мөдире вазыйфасыннан тыш, бозаулар да карау да йөкләнгән. Савымчылар Вера Романова һәм Валентина Спиридонова, терлек караучылар Альберт Васильев һәм Владимир Хлюпин елның һәр бирмеш көнен маллар арасында, җитештерүчән хезмәттә үткәрәләр. Иң мөһиме терлекчелек тармагы кышка ныклы азык запасы белән кергән.

- Теләгән кешегә салам, печән, икмәкләтә дә түләнелде. Пай җирләре өчен дә ашлык белән түләдек, - ди хуҗалыкның бухгалтеры Роза Кондратьева.

Әлфинур Ногманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев