Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Нуранияне көтеп алалар

Хат ташучы Нурания кыска гына вакыт эчендә халык хөрмәтен казанырга өлгергән

Июль аеның икенче якшәмбесендә Россия почтасы көне билгеләп үтелә. Бер мең елдан артык тарихы булса да, почта элемтәсе хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен рәсми төстә 1994 елдан гына билгеләп үтәләр.
Бу катлаулы һәм ашыгыч заманда кемнәндер җылы сүз, мактау ишетү –  бик сирәк күренеш, дияр идем. Безгә хезмәт күрсәтүчеләр арасында яхшы мөгамәләсе, төгәллеге белән аерылып торучылар булса да, “Эше шул, нигә мактарга?” дип кенә җибәрүчеләр дә бар. 
Матбугат үзәгенә Мөслимнең яшь кенә хат ташучысына рәхмәт сүзләре язылган хат килгәч, игътибарсыз кала алмадык. Ни дисәң дә почта хезмәткәрләре адресына мактау сүзләре бик еш ишетелми. “Безнең почтальон Нураниябыз шулкадәр төгәл һәм ягымлы. Авыр һәм җаваплы хезмәтен җиренә җиткереп башкара. Бар кеше дә аның хезмәтеннән канәгать”, диелгән иде әлеге хатта.
Югары Табын авылы кызы Нурания, мәктәпне тәмамлаганнан соң, Яр Чаллыда Кампи көллиятендә бухгалтерлыкка укый. Ике ел сатучы булып эшләгәннән соң, 2018 елның октябреннән район почта элемтәсе узелында хат ташучы булып хезмәт куя. Нурания Хәсәнованың хезмәт биографиясе әнә шулай берничә җөмләгә сыеп бетә. 
Читтән караганда хат ташучының хезмәте катлаулы да, авыр да түгел кебек: әбунәчеләргә газета-журналларны таратасы, пенсияләр өләшәсе дә – эш бетте. Бу читтән караганда гына шулай. Почта хезмәткәрләре күптән инде халыкны көндәлек кирәк-яраклар һәм азык-төлек белән дә тәэмин итә. Хезмәт күрсәтүнең бу төре кибете булмаган кече авылларда яшәүчеләр өчен бигрәк тә кулай. Өйдән еш чыгып йөрмәүче өлкәннәр дә почта кызларын көтеп ала. Заказлы хатларны, посылка квитанцияләрен, төрле пособиеләр һәм субсидияләрне дә вакытында илтеп тапшыру кирәк. Вакытлы матбугатка яздыру да бар бит әле. Әлеге төр хезмәтләрнең һәрберсе буенча аерым планнар җиткерелә. Аларны да үтәп бару мөһим.
Нурания Мөслимнең яңа микрорайонындагы һәм халык телендә “аэропорт башы” дип йөртелүче өлешендәге дистәдән артык урамга хезмәт күрсәтә. Якты йөзле, йомшак сүзле ипле хат ташучының хезмәт күрсәтүеннән һәркем канәгать. Бигрәк тә аралашу-сөйләшүгә мохтаҗ ялгыз яшәүчеләр аның килүен түземсезлек белән көтәләр. 
– Хат ташучы хезмәте җиңелләрдән түгел. Һава торышы нинди булуга карамастан, корреспонденцияләрне вакытында илтеп тапшырырга кирәк. Йөрү күп, кайбер көннәрдә сумкалар күтәрерлек тә булмый. Шуңа күрә күбрәк велосипедта йөрергә тырышам, – ди Нурания Хәсәнова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев