Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Нур сибүче кояш син безгә

Һәр бөек эшнең артында хатын-кыз тора. Ул уң кулы белән – бишек, сул кулы белән бөтен дөньяны тирбәтә.  Мөхәммәт пәйгамбәр

Гыйзденурның 45 яшендә көтеп алган нәни төенчеге – күз нуры, балдан татлы баласы булып, ямьле көзләрне яктыртып, дөньяга тәүге аваз салган бу кызчыкка, яратып, Илүсә дип исем кушалар. 
 

Сатучы кызы булса да, иркә бала итеп тәрбияләми аны әнисе. Ике гаиләгә бер куаныч булган бу сабый җилкәсенә өй һәм каралты-курадагы бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләр йөкләнә. Ишле гаиләләргә карап, эчтән генә көнләшеп яшәсә дә, нәкъ шул ялгызлыгы кызда ихтыяр көче, чыдамлык тәрбияләгән, тормыш сынауларына бирешми яшәргә өйрәткән кебек. 
Гаиләдә бердәнбер булгангамы, ул һәрвакыт беренче булырга ярата. “Бик өметле күренә” дип, балалар бакчасы тәрбиячесе Венера апа 4 яше тулмас борын өлкәннәр группасына күчерә кызны. 6-7 яшьлек малайларны да “бәргәләп” ала торган гадәте булган нәни Илүсәгә “пират” кушаматы шунда тагыла. Җаваплылыкны үз өстенә алырга, йөкнең авыр башыннан күтәрергә яратканга мәктәп елларында да вожак, лидер булып формалаша ул. 
Сыйныфташлары арасыннан иң беренче кияүгә чыгучы да ул була. Ташлыяр авылы егете Илфат белән бергә гаилә коруларына инде 32 ел тула. Бу вакыт аралыгында ирешелгән унышларның барысы артында да әтиебезнең көчле ихтыяры, һәр эшне башкара белүе, “гаиләм” дип янып яшәве тора. 

 

Өч балага гомер бүләк итеп, олы тормышка чыгарып, бүген оныклар бәхетен татый кадерлеләребез. Әниебезнең хезмәт кенәгәсендә Нинди генә һөнәрләр юк: бухгалтер-кассир, китапханәче, сәркатип, директор, муниципаль хезмәткәр һ.б. Нинди генә вазыйфаны башкарып, кайда гына эшләсә дә, көн үтсенгә түгел, булсынга дип йөри ул. Кирәк булганга дип түгел, күңел кушканга оештырган, башлап йөргән чараларын саный башласаң, аларның исәбенә чыкмалы түгел. Һәрбер чара – кабатланмас, зәвыклы, масштаблы. 
Гаиләбез катнашмаган конкурс, фестиваль, ярышлар калды микән әле?! Районкүләм генә түгел, россиякүләм бәйгеләрдән дә призлы урыннар алып кайтуыбыз гаиләбезнең тырыш, бердәм, сәләтле булуын күрсәтә. Бер урында утырмас, тынгысыз, һәрчак яңалыкка омтылып яшәгән әниебез генератор ул безнең, кайчагында ул әллә ничәүдер кебек. Өйгә кайтып керми торган хезмәтләр башкарса да, бик күркәм хатын, игелекле һәм яхшы әни, бик кайгыртучан әби ул. Туганнарны бер учка җыеп, барысының хәл-әхвәлен белеп, кайгыртып, ярдәм итеп, дөньялыктан киткәннәргә ясиннарын чыгып, намазлары саен искә алып догада яши. 
Йортыбызның нуры, тормышыбызның таянычы Илүсә Илгизәр кызы Исламова күркәм юбилеен каршылый. Яратканыбыз, гаиләбезнең терәге булып, кадер-хөрмәттә, әтиебез белән тигезлектә, яшәүдән ямь табып, оныклар куанычына, рәхәтләргә һәм рәхмәтләргә төренеп, бәхетле мул тормышта, тынычлыкта озак еллар гомер кичерергә язсын! Аллаһының мең рәхмәте яусын сиңа. 

 

Шатлык-куанычлар, сәламәтлек 
Юлдаш булсын, әни, гомергә. 
Йортыбызны җылытучы учак, 
Нур сибүче кояш син безгә. 

Сине яратып, кадерлеләрең.

Фото – Исламовларның гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев