Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Нәтиҗәле эшлиләр

“Август-Мөслим” агрофирмасында урып-җыю башкарыласы мәйданның 50 процентка якынында эш төгәлләнгән.

“Август-Мөслим” агрофирмасының районда 31 мең гектар җире бар. Шуның 2281 гектарын азык культуралары (күпьеллык үлән, кукуруз) били, калганына бөртекле культуралар чәчелгән. Бөртеклеләр чәчелгән мәйданның күп өлешен (16 мең гектар) көзге бодай били. 
“Август” агрофирмасында урып-җыюны механикалаштырылган отряд белән башкаралар. Механикалаштырылган отряд техниканың мөмкинлекләренә карап формалаштырыла. Биредә ургычы тугыз һәм унбер метрлы унбер “Торум” комбайны, җиде “Клаас Тукано” комбайны эшли. Комбайннар “Лилиани” бункер-перегрузчигы белән тәэмин ителгән. Дүрт бункер икмәк сыйдырышлы “Лилиани” бункер-перегрузчиклары эшне тоткарламас өчен әйбәт. Комбайннар туктап тормый, икмәкне бункерга бушата да эшне дәвам итә. КамАЗларга да көтәсе юк. Бу җитештерүчәнлекне дә арттыра. 
– Участокта өч урып-җыю отряды эшли. Ике отряд – арпа, өченче отряд көзге бодай суктыра, – ди участок агрономы Ринат Гыйлмуллин. – Арпаны орлык өчен суктырабыз, шуңа икмәк кабул итү предприятиесенә ташыйбыз. Көзге бодайны, ындыр табагына кайтарып, бөртек чистарту комплексында иләп, киптереп, җиңсәләргә тутырабыз һәм шунда саклыйбыз. Бодайны орлык өчен һәм сатарга да әзерлибез. 
Техника механизаторлар белән тулысынча тәэмин ителгән. Эшчеләрне районның төрле авылларыннан вахта йөртә. Ике тапкыр ашату оештырылган, механизаторлар бушлай туклана. Кайнар ризыкны үзара килешү нигезендә политехника техникумында әзерлиләр. 
– Язын шушы басуларны агу-химикатлар белән эшкәрттем, хәзер урып-җыюда катнашам. Эш яхшы оештырылган, туктап торган юк. Елына күрә уңыш та начар түгел, Аллага шөкер. Икмәкне түкми-чәчми җыеп алырга язсын! – ди “Август-Мөслим” агрофирмасында дүртенче елын эшләүче Айзат Әскәров (рәсемдә). 
Басуда иртән чык бетүгә эшкә керешәләр һәм караңгы төшкәнче эшлиләр. Техника чыгымчыласа, сервис хезмәте дә – басуда. Ике “Газель” машинасы эретеп ябыштыру һәм башка җайланмалар белән тәэмин ителгән.
– Орлыкка саласы икмәкнең коры булуы аеруча мөһим, – ди орлыкчылык белгече Илнур Мотавалов. – Киләсе ел өчен җитәрлек күләмдә орлык әзерләү мөмкинлеге бар. Көзге бодай гектардан 23 центнер уңыш белән сөендерде. Арпа уңышы да шуннан ким түгел. 
Көзге чәчү өчен бодайның “Скипетр” һәм “Московская-56” сортларын сайлаганнар. Агрофирмада көзге чәчү 17 мең гектарда башкарылыр, дип планлаштырыла. Белүегезчә, “Август-Мөслим” агрофирмасында басу-кырлар көздән эшкәртелми. Биредә ноутилл технологиясенә өстенлек бирәләр. Әлеге технология нигезендә җир сөрелми, урып-җыюдан соң калган үсенте калдыклары, камыл күпмедер вакыттан соң мүлчә барлыкка китерә. Туфракның өске катламы эшкәртелмәү сәбәпле дымлылык та саклана, ди белгечләр. Икътисадый яктан да ноутилл технологиясе күпкә отышлы: чыгымнар азрак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев