Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Нәселдән күчкән шөгыль

Яңа Сәет авылында яшәүче Мир­зафатыйх Мирсалиховка “ат җене кагылган” диләр. Авыл кешесе бер­кайчан да кул кушырып утырмый. Хуҗалыгында дистәгә якын мөгезле эре терлек асраучы Мирзафатыйх абый без килгәндә 24 гектарлы пай җирендә печән чабу белән мәшгуль иде.

– Хуҗалыкта эшләргә дә, атларымны тәрбияләргә дә җитешәм. Авылларда эш юк дисәләр дә, тырышлар тик ятмый. За­манча җиһазландырылган йортта яши, машинасын да ала, балаларына да булы­ша, – ди Мирзафатыйх абый.

Атчылык белән райондашыбыз 2002 елда шөгыльләнә башлый. Ит җитештерү яки сату өчен түгел. Чабыш­кы атлар әзерли ул. Шулай булмыйча соң! Бабасы да заманында атлар тот­кан. Әтисе – ат караучы Шәех карт исә авылның данлыклы конюхы булган. Балачактан чабышкы атлар иярләгән Мирзафатыйх үсә төшкәч тә атларга булган мәхәббәтен йөрәк түрендә са­клый. Үсмер чакта сабантуйларыннан алып кайткан сөлгеләр, атның муены­на бәйләнгән кызыл яулыкларның җиңү исен бүген дә хәтерли әле ул.

– Ихатада ике юртагым бар. Каскад атлысына ике яшь тула, Олимпиягә – өч яшь. Быелгы Яр Чаллы Сабантуен­да Олимпиям өч яшьлек юртаклар ара­сында икенче урынны яулады. Җайдак кына түгел, җиңүләргә атлар да сөенә, күзләренә яшь бәреп чыга хәтта. Атлар­ны яраткан кеше генә аларның холкын аңлый, тоя ала, – ди Мирзафатыйх абый.

Мирзафатыйх абыйның уллары Данир белән Нәргиз дә атлар ярата. Егетләрнең сабантуйларда катнашып, җиңү яулаулары әтиләре өчен – иң зур сөенеч. Җәйгелектә атларны Сәет ур­маннарына алып чыгалар. Утарларда тәрбияләнгән атка урман һавасы бик тансык, ди райондашыбыз.

Мирзафатыйх абый ел саен юрта­клары белән төрле бәйгеләрдә катнаша. Быел ул Уфа һәм Казан шәһәрләрендә узган ат ярышларыннан кабаттан җиңү белән кайтты.

– Тормыш иптәшемнең атлар белән мәш килүен күреп, улларыбызга да ат­лар җене кагылды. Җиденче класста укучы кызыбыз Зәринәгә кадәр атлар­ны үз итә. Юртакларны Чистайның ат­лар заводыннан алып кайттык. Нәселле, затлы атлар булулары күренеп тора. Җиңүләрне атлар да ярата. Ярышлар­дан кайткач, атларның биеп торганна­рын күзәткәнем бар, – ди Мирзафатыйх абыйның тормыш иптәше Эльвира.

Мизафатыйх абый атлар өчен ярты җанын бирергә әзер. Шулай булмаса, өй ремонтларга дигән акчага да ат ал­мас иде!

– Чиратта безне тагын зур ярышлар, сабантуйлар көтә! Сынатмаска иде. Ат­ларга дөрес тәрбия булганда, җиңүләр көттерми, – ди Мирзафатыйх абый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев