Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Нәүрүз мөбәрак булсын!

Нәүрүз - мөселман халкының Яңа ел бәйрәме. Аны көн белән төн тигезләшкәндә, 21-22 мартта үткәрәләр. "Нәүрүз" сүзе фарсыча "яңа көн" дигәнне аңлата. Төрки Һәм мөселман халыкларының рухына туры килгәнлектән, Нәүрүзне дистәләгән илләрдә билгеләп үтәләр. Бу көнне һәркем изге эшләр эшли, дусларына, туганнарына, әти-әнисенә, баласына бәхет тели, ягымлы була. Бәйрәм алдыннан...

Нәүрүз - мөселман халкының Яңа ел бәйрәме. Аны көн белән төн тигезләшкәндә, 21-22 мартта үткәрәләр. "Нәүрүз" сүзе фарсыча "яңа көн" дигәнне аңлата. Төрки Һәм мөселман халыкларының рухына туры килгәнлектән, Нәүрүзне дистәләгән илләрдә билгеләп үтәләр. Бу көнне һәркем изге эшләр эшли, дусларына, туганнарына, әти-әнисенә, баласына бәхет тели, ягымлы була. Бәйрәм алдыннан һәркем йорт-җирен тәртипкә китергән, идән-сәкесен юган, мичен акшарлаган, мунча кергән. Бәйрәм көнне иртән иртүк мичен яккан, коймагын пешергән. Без дә, йоласына туры китереп, ел саен мәктәптә Нәүрүз бәйрәмен уздырабыз. Быел да матур күлмәкләребезне киеп, чиләкләребезне тотып, укучылар белән өйдән өйгә кереп, Нәүрүз боткасы өчен ярма җыйдык. Кемгә генә керсәк тә, бер генә йорттан да кире борып чыгармадылар. Төрледән төрле ярмалар, конфет-прәнникләр, йомырка биреп, изге теләкләрен җиткереп озаттылар. Ә без үз чиратыбызда аларга бәйрәм шигырьләребезне сөйләдек, такмаклар җырладык. * Өйдәме, түтәй? Җәтрәк безгә бир күкәй. Бирсәң безгә өч күкәй, Тавыгың салыр 100 күкәй, - дип, шигырь сөйләп торганда, кем генә каршы килер икән?! Яз кызлары Март, Апрель, Майның биюләре белән башланып киткән бәйрәм Нәүрүзбикә белән Кыш бабайның көч сынашуы, төрле ярышлар, җыр-бию, уен-көлке белән үрелеп барды. Килгән әби-апалар, бәбиләр бәйрәмне яратып карадылар. Лаеклы ялдагы укытучыбыз Гөлфинә апа үзенең шигырен укыды, Нәһия апа авыл халкы исеменнән изге теләкләрен җиткерде. Бәйрәм өстәл артында Нәүрүз боткасы, күчтәнәчләр белән сыйланып дәвам итте. Нәүрүз мөбәрәк булсын, кардәшләр! Миләүшә Хәсәнова, Вәрәшбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев