Мөслим-информ

Нәрсә ул бузкоин?

1 бузкоин 0,1 доллар тора.

Быел яз башында Ольга Бузова үзенең блокчейн-преоктын башлады. Бу проект эчендә "бузкоин" - BuzCoin криптовалютасы белән сату-алу башкарырга була. Бу турыда hi-tech.mail.ru хәбәр итте.
Ольга Бузова үз криптовалютасын булдырды. 1 бузкоин бәясе - 0,1 доллар.
Бу проект Buzar дип атала. Ул күп функцияле платформадан гыйбарәт. Биредә сату-алулар, аралашулар, эш эзләү мөмкин булачак. Боларны барысын да бузкоин белән сатып алып булачак. Бузкоиннарны дусларга биреп, алмаштырып та булыр диелгән әлеге хәбәрдә. 

Хәзерге вакытта Buzar LinkedIn, Facebook, ВКонтакте, Tinder челтәрләрендә бар. Бузова әле тагын  Юла, Avito, Amazon, AliExpress кебек сайтлар да җыена икән. 

Криптовалюта — виртуаль акча. Реаль аналогы юк. Мондый валюта берәмлеге "coin" дип атала. Аны инглизчәдән "тәңкә" дип тәрҗемә итәргә була. Виртуаль акча берәмлегенең үзенчәлеге - аны ялган ысул белән ясап булмый. Мондый акчага кабатлап булмый торган мәгълүмат шифрлап куелган.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: