Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Һөнәрленең кулы алтын

Метрәй авылы егете Данис Рәшитов мәктәпне тәмамлагач, укуын Түбән Кама шәһәренең һөнәри лицеенда дәвам итә. Биредә ул электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштерә. Моңарчы кулына “сварка” аппаратын тотып та карамаган яшь егетнең эретеп ябыштыручы һөнәренең нечкәлекләренә бик тиз төшенүен билгеләп үтә мөгаллимнәре.

– Һөнәр үзләштергәч, шәһәрдә калу мөмкинлеге, практика узган оешмага эшкә урнашу җае да бар иде. Ләкин минем максат алдан ук билгеле иде инде: һөнәр үзләштергәннән соң үз җирлегемә әйләнеп кайту уе белән киткән идем. Кайту белән “Агромастер” җитештерү компаниясенә урнаштым, – дип искә ала Данис. Унберенче ел инде компаниядә эретеп ябыштыручы булып эшли егет. Чәчкечләргә рамнар җыюдан тыш, башка төр техника, агрегатлар өчен дә кирәкле узелларны эретеп ябыштыру – аның җаваплылыгында. – Нигәдер, эшче һөнәрләргә яшьләр элек артык кызыкмады кебек. Шунысы куандыра: эшче һөнәрләр хәзер бик күп егет-кызларны җәлеп итә. Безнең компаниядә гади эшчеләрнең күбесе – яшьләр. Югары белем алып, җылы урыннарда эшләргә өмет итүчеләр белән бергә, эшче һөнәр үзләштереп, тормышта үз юлын табучылар, лаеклы хезмәт хакы алып эшләүчеләр дә күп бүген. Данис Рәшитов бездә хезмәт юлын 2008 елда башлады. Аның хезмәт кенәгәсендә әлегә бер генә язу. Сайлаган һөнәренә тугры егет эшен шелтә белдермәслек итеп башкара, калганнарга үрнәк, үз эшенең остасы. Эшебезнең сәгать механизмы кебек төгәл баруында Данисның да өлеше зур, – ди “Агромастер” җитештерү компаниясе җитәкчесе урынбасары Фәрхад Шәмсиев. Әйе, хезмәт базарында эшче һөнәрләргә һәрвакыт сорау зур. Шофер булсынмы ул, механизатор яисә токарьмы, слесарь яисә электрик, ташчы, буяучымы – бу һөнәр ияләренә беркайчан да эшсезлек проблемасы кагылмаячак. – Эшче һөнәрләрнең дәрәҗәсе зур булуын мәктәптән үк аңлата башлау яхшы булыр иде. Укучылар алдында үз эшен яраткан һөнәр ияләре күбрәк чыгыш ясаса, эшче һөнәрләрне сайлаучылар саны да артыр иде. Җирлегебездә аларга кытлык булмас иде, – ди Данис. – “Һөнәрленең кулы алтын” дип белеп әйтәләр. Улымның кулыннан килмәгән эше юк, – ди әнисе Нурия. – Йортта электр приборларын, көнкүреш җиһазларын да төзәтә, хуҗалыкта Данис кулы белән э р е т е п - я б ы ш т ы р ы л г а н әйберләр озак хезмәт итә. Хезмәттәшләре Данис Рәшитовның һәркемгә ярдәмчел булуын да билгеләп үтә. – Эшен яратып, зур төгәллек белән башкара Данис. Башкача була да алмыйдыр. Чөнки аның хезмәте ювелир осталыгын таләп итә. Данис кебек теләсә нинди тимергә җан өрүче, хезмәтен яратып башкаручы эшчеләр булганда, әллә нинди үрләр яуларга була, – дип мактыйлар үзен хезмәттәшләре. Эшеңне күреп, лаеклы бәя биргәндә эшлисе генә килеп торадыр ул!

Лилия ШӘЙМИЕВА.

Фото - Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X