Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Һөнәри белем бирүнең нәтиҗәлелеге – инновацияле икътисадның үсеш нигезе

Республика мәгариф конференциясенең бишенче көне һөнәри уку йортлары турында сөйләшүдән башланды. Әлеге секция "Һөнәри белем бирү системасының нәтиҗәлелеге - Татарстан Республикасында инновацияле икътисадның үсеш нигезе" темасы астында эшләде. Чыннан да, заманча технологияләрне үзләштереп бару өчен яшь, актив кадрлар кирәк. Ә аларны нәкъ менә махсус һөнәри уку йортлары җитештерә дә инде....

Республика мәгариф конференциясенең бишенче көне һөнәри уку йортлары турында сөйләшүдән башланды. Әлеге секция "Һөнәри белем бирү системасының нәтиҗәлелеге - Татарстан Республикасында инновацияле икътисадның үсеш нигезе" темасы астында эшләде. Чыннан да, заманча технологияләрне үзләштереп бару өчен яшь, актив кадрлар кирәк. Ә аларны нәкъ менә махсус һөнәри уку йортлары җитештерә дә инде.

Республиканың махсус һөнәри уку йортлары җитәкчеләре, уку-укыту буенча методистлары иң элек Мөслимдәге мәдәният һәм мәгариф учреждениеләре белән танышты. "Агромастер" җитештерү компаниясенә экскурсия кунакларга аеруча ошады: компания җитәкчесе Илгиз Исламовтан һәр нәрсәне төпченеп, кызыксынып сорашты алар.

- Авыл хуҗалыгы өлкәсендә иң әйбәт белгечләрне элек СПТУ дип йөртелгән Сарман аграркөллиятенең Мөслим филиалында әзерлиләр. Без аларны эшкә сөенеп алабыз. Шуңа аграр көллияттә безнең агрегатлар буенча да техника белән эшләргә өйрәнәләр, - дип сөйләде Илгиз Зәкиевич.

Капиталь ремонттан соң кулланылышка тапшырылучы Сарман аграр көллиятенең Мөслим филиалы бинасы гаҗәеп дәрәҗәдә үзгәргән. Бүген бу бина заманча җиһазландырылган, укучыларга белем алу өчен менә дигән шартлар тудырылган үзәккә әверелгән. Биредә үзләрен авыл хуҗалыгы машиналарында сынап карау өчен тренажерлар, төрле күрсәтмә әсбаплар укучыларның күңеленә һичшиксез хуш киләчәк.

- Мәгариф системасы алга атлый, көн саен үзгәрешләр кичерә. Мөслимдә моны аеруча яхшы сизәсең. Мондагы эш тәҗрибәсе безнең өчен үрнәк, чөнки безнең көллият бинасында да ремонт бара. Биредәге кебек җиһазлар, мондый яхшы ремонт сокландыра, - дип үзенең тәэсирләре белән уртаклашты Кукмара аграр көллияте директоры Раил Ганиев.

Яр Чаллының В. Поташов исемендәге техник көллият директоры Эльмира Рахметова:

- Бүген конференциядә иң актуаль темаларның берсе - һөнәри белем бирү темасы күтәрелә. Мондый югары дәрәҗәдә үткәрелгән җыелыш үзара аралашу, тәҗрибә уртаклашу, яңалыкларны үзләштерү, яңа технологияләр белән танышу өчен уңайлы форсат, - дип сөйләде.

Пленар утырышны гадәттәгечә мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов ачты. Кунакларны район башлыгы Рамил Муллин сәламләде. Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов республика икътисадын тәэмин итү өчен һөнәри мәгариф системасы үсеше әһәмияте турында сөйләде. Техникумнар, көллиятләрнең өлгереш рейтингы белән таныштырды. WorldSkills бәйгесе нәтиҗәләре күрсәткәнчә, Татарстан студентлары күп күрсәткечләр буенча үз яшьтәшләреннән күпкә алда.

"Замана көллиятендә уңыш казанырдай шәхес тәрбияләү: төп стратегия ориентирлары" темасын мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима ачты. Практик темаларга чыгышлар тыңланды.

Төштән соң база мәктәпләре директорлары "Уку-укыту сыйфатын үстерүдә бәяләү процедураларын куллану" темасы өстендә эшләделәр. Э. Фәттахов әйтүенчә, кайбер мәктәпләрдә бер-ике унберенче класс укучылары гына булып, алар да бик түбән нәтиҗәләр күрсәтәләр. База мәктәпләре көчле булырга тиеш, түбән дәрәҗәле белем бирүче мәгариф оешмалары булырга тиеш түгел.

Утырыш ахырында мәктәп һәм махсус һөнәри белем бирү учреждениеләре җитәкчеләренә ТР мәгариф һәм фән министрлыгының "Мәгарифтәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе, Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X