Мөслим-информ

Һөнәренә тугры калган

Нурия Бәхтегәрәева 35 ел инде Тойгелде авылы китапханәсендә эшли. Аның рәсеме – районның “Хезмәт даны” тактасын бизи.

Флүр абый белән белән Нурдидә апаның ишле гаиләсендә икенче бала булып дөньяга аваз салган Нурия кечкенәдән матур әдәбият белән кызыксына. Өйдәге китапларның берсен дә калдырмый укып барган кызның киләчәген әти-әнисе укытучы, я берәр галим булыр дип юраган. Кыз мәктәптә дә “4”ле һәм “5”ле билгеләренә генә укыган. 
– Югары Табында дүрт класс тәмамлаганнан соң Түбән Табын мәктәбенә йөреп укыдык. Баланлыдан килгән укытучы Энҗе Абусева мәктәп китапханәсендә эшли иде. Китап дөньясына баш-аягым белән чумуга ул да сәбәпче булгандыр. Энҗе апа матур эчтәлекле, тәрбияви мәгънәгә ия булган китапларга күзәтү ясый. Ә минем ул китапларны тизрәк укыйсы килә башлый,– дип искә ала Нурия апа. 
Гади колхозчы гаиләсендә үскән Нуриянең шәһәргә белем эстәргә китүе авылдашлары өчен көтелмәгәнрәк була. Мәктәпне тәмамлагач, класслары белән бер ел мәҗбүри колхозда эшләргә тиеш була алар. Шуңа өстәп колхоз биргән ике гектар чөгендерне дә эшләп бетерәсе! Ләкин Нурия уйлаганыннан кире кайта торган кеше түгел. Бер елдан ул Алабуга мәдәни-агарту училищесына укырга керә. Укыган чорда Алабугада, Мөслим үзәк китапханәсендә практика уза. Диплом алып кайтканнан соң туган ягына юл тота. 
– Мине Тойгелде китапханәсенә билгеләделәр. Бүгенгедәй хәтердә: 1986нчы елның 19 май көне иде ул. Шушы авылда булачак тормыш иптәшем белән таныштым, ике кызыбыз да шушы җирлектә үсте, канат ныгытты, – ди Нурия апа. 
Нурия апа китапханәче һөнәрен сайлавына үкенми. Китап яраткан кешене башкаларның борчу-мәшәкатьләренә битараф булмый, диюләре хактыр. Нурия апа турында да авылдашлары шундый фикердә. Иренең әти-әнисе аны үз кызларыдай кабул итә. Яратмаслыкмы?! Белемле, зирәк булуы өстенә Нуриянең һәр эшкә кулы ятып тора. 
– Нуриягә бер күрүдә гашыйк булдым. Китап уку белән мавыкмасам да, газета-журналлар актарырга дип, китапханә юлын таптый башладым. Бер керүемдә Нурия исәп-хисап эшләре белән утыра иде. Шунда ул миңа: “Чыгып кит инде, комачаулыйсың бит!” – диде. Ә мин иптәшләремә: “Өйләнсәм, шушы кызга гына өйләнәм”, – дип әйтеп куйган идем инде. Бик сабыр, тыйнак, терәгем булып яши Нурия. Ике кыз үстердек. Балалар да әниләре кебек укуга хирыс булдылар. Гүзәлебез химия-биология фәннәрен үз итте. Институтны тәмамлап, аспирантурада укыды, бүген ул – биология фәннәре кандидаты. Гөлназыбыз мәдәният институтын тәмамлады, төрле илләр гизде. Шөкер, кызларыбыз тормышта үз юлларын таптылар, гаилә кордылар. Әти-әни өчен балаларының тиң ярлары белән бәхетле гомер кичерүе – иң зур бәхет, – ди Газинур абый. 
Газинур абый гомер буе механизатор булып эшләгән. Үз көчләре белән көн күргән Бәхтегәрәевләр матур йорт җиткереп кергәннәр. Бер-берсенә юл куеп, аңлашып яшәгәч, гаиләдәге балалар да әти-әни кадерен, яратуын тоеп, итагатьле, инсафлы булып үскәннәр. Юкка гына “тәрбия өйдән башлана” димиләр бит.

Лилия Шәймиева.

Фото – Н.Бәхтегәрәеваның шәхси архивыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: