Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ноябрьдә россиялеләр дүрт көн рәттән ял итәчәк

Быел ноябрь бәйрәмнәре өстәмә ял көне хисабына озайтыла.

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Быел ноябрь бәйрәмнәре өстәмә ял көне хисабына озайтыла. 4 ноябрь (Халык бердәмлеге көне) быел пәнҗешәмбе көненә туры килү сәбәпле, җомга, 5 ноябрь дә эш көне булмый. Ә алга таба - шимбә һәм якшәмбе көннәре. Шулай итеп, россиялеләр дүрт көн рәттән ял итәчәк.

Моннан тыш, гадәттә, алдагы, 3 ноябрьдә, чәршәмбе кыска эш көне булачак. «Россия Федерациясе Хезмәт Кодексының 95нче маддәсендә турыдан — туры эшләми торган алдагы бәйрәм көненә туры килгән эш көне яки сменаның дәвамлылыгы 1 сәгатькә киметелә, диелә», — дип искә төшерде «Российская газета»га юридик фәннәр докторы Иван Соловьев.

Ноябрь башында планлаштырган россиялеләрнең ялы да артачак. «Шуны истә тотарга кирәк, закон буенча, бәйрәм көннәре ял вакытына туры килсә, ул аларның санынча озайтыла. Бу очракта бер көн», — дип билгеләп үтә юрист.  Теләсә кайсы көннәрдә, ял, бәйрәм булу-булмауга карамастан, эшли торган хезмәтләр бар. Болар — авария хезмәтләре, «ашыгыч ярдәм» бригадалары, полиция, табиблар, янгын сүндерүчеләр, шулай ук өзлексез производство предприятиеләре хезмәткәрләре.

«Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, хезмәт килешүендә эшләми торган бәйрәм көннәре өчен оклад теркәлгән кешеләр өстәмә компенсация алмаячак. Калганнары предприятиедән эш вакытыннан тыш эшләгән өчен түләү алырга мөмкин. Түләү тәртибе һәм шартлары хезмәт контрактында күрсәтелергә тиеш», — дип ачыклык кертте юрист. Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/business/13-10-2021/noyabrd-rossiyalel-r-d-rt-k-n-r-tt-n-yal-it-ch-k-5840995

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X