Мөслим-информ

Ноябрь аенда бакчада ниләр эшләргә?

Ноябрьдә бакчачының төп бурычлары - көз башында җыеп алынган уңышны дөрес, сыйфатлы итеп саклау һәм бакча эшләрен тәмамлау. Инде бу чорда бакчада нинди эш булсын, дияр кайсыберәүләр. Моңа каршы түбәндәге җавапны бирергә мөмкин: булдыклы хуҗаның бакчасында "йокы" мизгеле булмый!

Көзнең соңгы аен - ноябрьнең кыш белән тоташып китүен сизми дә каласың кайчак. Беренче җитди туңдырулар һәм эретүләр, аяк астындагы балчык һәм үзәккә үтәрлек салкыннар, озын, караңгы көннәр һәм соры, кыска көннәр... Болар барсы да - ноябрь!

Ноябрьдә бакчачының төп бурычлары - көз башында җыеп алынган уңышны дөрес, сыйфатлы итеп саклау һәм бакча эшләрен тәмамлау. Инде бу чорда бакчада нинди эш булсын, дияр кайсыберәүләр. Моңа каршы түбәндәге җавапны бирергә мөмкин: булдыклы хуҗаның бакчасында "йокы" мизгеле булмый!

Ниләр эшләргә?
*Туфрак туңганчы, түтәлләргә тирес, кош тизәге, агач көле кертеп, җирне көрәк тирәнлегендә казып, язга әзерләп куярга кирәк. 4-5 елга бер тапкыр көзен туфракка известь кертеп калдырырга онытмагыз.
*Күпләр бакчаны көздән казып кую дөрес түгел, дип моны яз эшләүне хуп күрә. Ләкин уңган бакчачы яхшы белә: кышын туфрак яхшылап ял итсен һәм чүп үләннәреннән, төрле корткычлардан һәм чирләрдән арынсын, ә язгылыкка дым белән сугарылсын өчен, аны көз казып куюдан яхшысы юк.
*Теплицасы булганнар андагы туфракның составын яхшырту турында онытмасын иде. Әгәр мөмкинлек бар икән, аның түбәсен ачып калдырыгыз, шулчакта андагы туфрак яңгыр һәм кар сулары белән сугарылып, составы яхшыра төшәр. Бу очракта теплицада да ачык грунтта барган процесслар барачак, җир үз-үзен чистартачак. Димәк, киләсе ел уңышы да мул булачак.
*Октябрь урталарына кадәр, әгәр көннәр аяз тора икән, түтәлләрне әзерләп, кышлыкка яшелчә культуралары чәчәргә мөмкин. Моның өчен түбән температурага чыдам сортларны сайларга кирәк.
*Кышын күпләребез үз гаиләсен яшел витаминнар белән баету өчен тәрәзә төбендә суган кыягы, петрушка, укроп, сельдерей һ.б. үстерә. Аларны үстергәндә шуңа игътибар итәргә кирәк: суны артык күп сибәргә ярамый һәм артык кыска көннәр чорында үсентеләрне өстәмә яктылык белән тәэмин итәргә дә онытмагыз.
*Ноябрь ахырларында, туфрак 5-6 см.га кадәр туңдыра төшкәч, утыртылган түтәлләрне һәм участокта үскән күпьеллык яшелчәләрне мүлчәләргә кирәк.
*Ай ахырларында, декабрь башларында каты салкыннар да ишек кага. Күчереп йөртмәле кечкенә теплицаларны хәзердән үк язын иртә уңыш бирергә сәләтле яшел суган, петрушка, кузгалак үскән урынга күчерегез, болай иткәндә, язгы витаминнар өстәлегездә бик иртә урын алачак.
Чәчәкләр бакчасында
Ноябрь аенда бакчада кышлаячак чәчәкләр хакында да онытмыйк. Тискәре температуралар башланып, җир бераз туңа төшкәч кенә суганлы чәчәкләрне каплап куярга кирәк. Аларны иртә каплау яхшыга илтмәс, чөнки берничә көнгә генә сузылган җылы һава торышы күзәтелсә дә, суганчаларның яшел яфрак бирүе, шулай итеп зыянлавы мөмкин.
Суганлылардан безнең якта кышлыкка гиацинтларны, лилияләрне, сортлы нарциссларны, лаләләрне ябу сорала. Моның өчен алдан әзерләп куелган урман яфраклары, пычкы чүбе, торф вагы һ.б. кулланыла. Аларны чәчәк түтәленә 10-15 см. калынлыгында җәеп, өсләренә чыршы, нарат ботаклары ташлагыз. Әлбәттә, бу эшләрне җилсез, коры көнне башкарырга кирәк. Кышын, әгәр кар аз төшсә, түтәлләр өстенә тирә-яктан кар да өеп куярга онытмагыз.
Ноябрьдә вейгела, бакча гортензиясен, рододендрон һ.б. агач һәм куакларны кышлыкка ябу чарасын карыйбыз. Ботак очлары туңмасын өчен аларны җиргә бөгеп, тимер чымнар белән ныгытабыз һәм пленка яки тукылмаган материал белән ябабыз.
Кемдер, бәлки, түтәл өстенә салам, печән, коры үләннәр ябарга киңәш итәр, ләкин аларны тыңламагыз, чөнки анда тычканнар оя корырга ярата.
Язын бакчагыз көлеп торсын дисәгез, көздән аны җыештырып, чүп-чарлардан арындырыгыз.
Базда тәртипме?
Бу чорда иң мөһим эш - базга саклауга салынган яшелчәләрне даими тикшереп, бозылганыннан арындырып тору. Күпләр, базларына су чыгып җәфалау сәбәпле, бәрәңгеләрен траншеядә саклый. Ноябрьдә аны салам һәм җир белән җылытырга һәм андагы температураны игътибар белән күзәтеп барырга кирәк.
Салкыннар башлангач, яшелчәләр сакланган чокырларны һәм базларны шулай ук тикшереп, җылыталар һәм, әгәр андагы температура 4 градустан җылырак икән, ешрак җилләтәләр.
Кайчан шулай да була, бәрәңгене саклауга салганда ул тиешенчә кибеп бетмәгән була. Әле аны тиешенчә киптереп бетерергә вакыт бар, юкса язны бәрәңгесез каршылавыгыз мөмкин. Моның өчен бүлбеләрне балчыгыннан чистартып идәнгә җәяләр, базны көн саен җилләтәләр.
Кышын базда сакланган яшелчәләрне еш бутарга, урыныннан кузгатырга ярамый, чөнки болай иткәндә инфекция таралу куркынычы зуррак. Бозыла төшкән яшелчәләрне ташлагыз, алар янында ятканнарын ашау өчен тизрәк файдаланыгыз. Бушаган урынга коры ком сибеп куегыз.
Кәбестә аерым игътибар таләп итә. Әгәр аның өске яфраклары кипте икән, куркырлык берни дә юк, коры яфрак эчендә кәбестә яхшы саклана. Ә инде яфраклар юеш яки карайган икән, күчәнне чиста, сәламәт яфракларына кадәр тазартыгыз һәм тикшереп кенә торыгыз.
Базда температура 5 градустан югары булса, даими җилләтеп торыгыз, әгәр кинәт салкыннар башланса, җылыту чараларын карагыз. Күпләр бу чорда баз стеналарының "тирләвенә" зарлана. Бу очракта яшелчәләр өстенә салам җәегез, базны җилләтегез. Идәнгә шулай ук сүндерелмәгән известь һәм тоз салынган савытлар куярга киңәш ителә, алар артык дымны үзенә сеңдерә, инфекция таралудан саклый.
Кышка табан тычканнар үзләренә туклык бирердәй җылы урын хәстәрли башлый. Әгәр баз тирәсендә аларның юлларын күрәсез икән, коры "күчтәнәчләр" әзерләгез. Моның өчен бертигез күләмдә ак он һәм гипс, алебастр, цемент алыгыз, шунда ук бераз шикәр комы һәм исе килеп торсын өчен берничә тамчы гына көнбагыш мае тамызыгыз. Бу "күчтәнәч"тән авыз иткәннән соң тычканнар бик тиз юкка чыгачак.
"Күчтәнәч" әзерләп тору белән мәшәкатьләнергә теләмәүчеләргә кибеттән сатып алган "Шторм", "Гельдан", "Клерат" препаратларын кулланырга мөмкин. Бу препаратлар тычканнарда агулану түгел, ә үлемечле үпкә авыруы китереп чыгара. Дару шунда ук тәэсир итми, шуңа да кимерүчеләр аны хәвеф буларак кабул итми һәм "туган-тумачасын" искәртми. Кимерүчеләр аны үзләре ашый, балаларына да ашата.
Бакчадагы агачлар һәм җиләкләр дә кимерүчеләрдән каза күрә. Алардан котылу өчен агач төпләренә рубероидтан торбачык эшләп, аның эченә тиешле препаратлар салып куябыз. Ләкин мондый эшләнмәләрне тышкы яктан кошлар күрмәслек итеп яхшылап яшерергә кирәк.
Кошлар - безнең дуслар!
Җәй буена бакчаларны корткычлардан саклаучы нәни дусларыбыз хәзер үзләре ярдәмгә мохтаҗ. Карлар ныклап яугалаганчы бакчага иске такта-фанерадан эшләнгән 5-6 кош оясын биек колгага яки агачларга урнаштырыгыз. "Песнәк өе"нең эченә бераз (1-1,5 см.)торф вагы сибегез. Каты салкыннар башлануга оя эченә төрле ярмалар, ак икмәк вагы салып торыгыз.
Ял иткән арада белемеңне күтәр
Ноябрь һәм декабрь айлары - бакчачының узган мизгелгә нәтиҗәләр ясау чоры. Шулай ук соңгы елда басылган бакча үстерү серләре турындагы махсус гәзит-журналлар белән танышырга да вакытыгыз җитәрлек булыр бу мәлдә. Тагын бер киңәш: материалларны укыган вакытта кулыгызда ручка-каләм булсын. Барлык кирәкле тоелган язмаларны системага салып барсагыз - киләчәктә җиңелрәк булыр. Мәгълүматлар - культуралар буенча, ә календарь эшләре айлар тәртибе буенча теркәлеп барырга тиеш.
Планлы эш таркалмас
Киләсе ел өчен бакча планын төзи башларга вакыт. Участокта культураларның урыннарын алыш-тырып утырту планын сызарга, утыртырга теләгән яңа культуралар белән ихласрак таныша торырга мөмкин. Моның өчен башта узган елда кайсы түтәлдә нинди яшелчә үскәнлеген искә төшерергә һәм язып куярга кирәгер. Планны шундый итеп төзергә кирәк: аерым культура һәм аңа охшаш булганнар бу түтәлдә ике елдан артык үсмәсен. Шулай ук кайсы культураларның үсеш чорында бер-берсенә ничек тәэсир итүе, нинди корткычлардан саклавы һәм күршеләренә зыян салу-салмавы хакында өйрәнергә һәм киләсе мизгелдә бу таләпләрне үтәргә кирәк.
Шулай ук көзен кайсы түтәлләргә нинди ашламалар кертелүе хакында да теркәп куярга онытмагыз. Ә яз җиткәч кайсы урынга нинди төр ашлама кертергә планлаштырасыз? Бу хакта да язып куярга киңәш итәбез.
Иң мөһиме, ноябрьдә бакчада кулланган барлык инстру-ментларны җыеп чистартыгыз, киптерегез, майлагыз һәм коры урынга саклауга куегыз. Яз җитүгә алар да көлеп торсын!

Фото - Pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: