Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ак Барс Банк Мөслим мәктәпләренә 165 ноутбук бүләк итте

Цифрлы экономиканы, технологияләрне һәм халыкка ярдәм күрсәтү шартларын үстерү максатыннан Татарстан Республикасы Президенты карары нигезендә 2022 ел Татарстанда Цифрлаштыру елы дип игълан ителде.

Бүген мәгариф системасын цифрлаштыру процессы да бара. Мәгариф өлкәсен заманча техника белән тулыландыруга юнәлдерелгән «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» федераль программасын гамәлгә ашыру кысаларында республикабыз укытучылары яңа ноутбуклар белән тәэмин ителәләр. Рөстәм Миннеханов йөкләмәсе буенча АК БАРС СОЗИДАНИЕ хәйрия фонды тарафыннан Татарстан укытучылары өчен 400 миллионнан артык суммага 12 мең ноутбук сатып алынды.
Шуларның 165 данәсе Мөслим районына бирелде.

Бүген Мөслим районы башлыгы Альберт Хуҗин, «Мөслимдәге №1» АК БАРС БАНК ААҖ өстәмә офисы җитәкчесе Ландыш Даутова, мәгариф идәрәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллина катнашында районыбыз мөгаллимнәренә тантаналы төстә ноутбуклар тапшырылды.

Мөслим гимназиясенең соңгы өч елда биология буенча фән бәйгесенең муниципаль этабында 105 җиңүче һәм призер, республикада өч җиңүче, алты призер әзерләгән биология укытучысы Ләйсән Бариева, «Ел укытучысы» һөнәри бәйгесенең муниципаль этабы җиңүчесе, Мөслим лицееның математика укытучысы Гүзәл Хәсәнова, «Тәрбия һәм укучыларга өстәмә белем бирү өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр» республикакүләм конкурсының муниципаль этабы җиңүчесе, Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе укытучысы Гөлназ Деникаева районда беренчеләрдән булып ноутбуклар алдылар һәм балаларга белем бирүдә алардан нәтиҗәле файдаланырга вәгъдә иттеләр.
Ноутбуклар ICL компаниясе тарафыннан Татарстанда җитештерелгән. Аларга чит ил программаларына тиң булган – Россиядә эшләнгән офис программалары урнаштырылган.

Мондый заманча җиһаз – укытучыларбыз өчен зур ярдәм. Мәгариф хезмәткәрләре белем бирү инициативаларына ярдәм иткән һәм Татарстанның белем бирү учреждениеләре инфраструктурасын яхшыртуга керткән өлешләре өчен Президентыбызга һәм Ак Барс Банкына рәхмәт белдерделәр.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев