Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әнкәйләр аттан артык эшләде

“Сугыш” дигән сүзне ишетүгә хәтеремдә ачлык, ялангачлык, ятимлек тойгылары кабат яңара. Иртән йокыдан торуга “ни ашарга?” дигән уйдан һич котылып булмый иде...

Бөек Ватан сугышы башлангач, әткәй беренче көннәрдә үк сугышка китә. Без – дүрт бала: абыйларның берсе 10 яшьтә, икенчесе – 7, мин – 3 яшьлек, кечкенә энебез нибары 3 айлык булып, әнкәй кулында калабыз. Ничек тә яшәргә кирәк бит: әнкәебез колхозда урак ура, көлтә бәйли. Бәләкәй апаебыз белән мине дә үзе белән алып бара басуга. Мин бала карыйм һәм басу кырында үскән киндерне сыдырып, орлыгын җыя идем. Өйгә кайткач, әнкәй белән аны чистартып, киптерәбез. Әнкәй аны яхшылап төеп, безгә ашата. Ул вакытта “Заготскот” дигән оешма бар иде, абыйлар шунда көтү көттеләр. Әнкәебез бик тырыш һәм уңган иде: көндез басуда эшләсә, төннәрен тегү текте.
Әткәйдән хат килде. Аны, яраларын төзәтергә, Бөгелмәгә госпитальгә җибәргәннәр. Әнкәй, өч айлык энемне кабык арбага салып, җәяүләп Бөгелмәгә китте. Үзе пешергән ипи, көлчәләр алып бара әткәйгә. Шул юлны әнкәй ике тапкыр үтә, ләкин икенче баруында әткәй белән очрашырга язмаган була – аны кабат сугышка алып китәләр. Кыш башлангач, әткәй Ижау шәһәренең госпиталеннән хат яза. Әнкәй тагын юлга чыга, бу юлы чана тартып. Энебезне ике туган апабызга калдыра (аның да кечкенә улы була, туган апабызга ике бала имезергә туры килә).
Кыш көне мичкә ягу өчен абыйлар тирес суга иде: башта, тирескә су салып, үзләнгәнче яланаяк таптыйлар, аннары, формаларга салып, кибәргә тезәләр иде. Кипкәч, өеп куя идек.
Безнең әнкәй һәрвакыт сыер асрады. Шул сыер сөте безне ачтан үтермәде. Кыш көне сыерга ашату өчен энем белән колхоз дворыннан, ат тиресен җилпеп, саламын алып кайтабыз. Безнең “уфалла” арбасы өч тәгәрмәчле иде, энем алга да тәгәрмәч куйды – алай тартырга җиңелрәк иде. Җәй буе арба белән, кайда яшел үлән бар, шуны урак белән урып ташыдык.
Кышның бер салкын көнендә әткәйнең үлүе турында хәбәр килде. Алдан килгән хатында Великие Луки шәһәре янында сугышабыз дип язган иде. Ул көннәрнең авырлыгын үз башыннан кичергән кешеләр генә белә...
Сугыш бетү белән генә дөнья яхшыланмады әле. Урта мәктәп янгач, аны яңадан төзи башладылар. Әнкәй шунда эшкә керде. Башта зур-зур казаннарда эре-эре агачларны пешерәләр, аннары аларны теләләр – ул “дранка” дип атала, шуны кагып, өстеннән штукатурлап куялар. Эштән кайтышлый әнкәй йомычкалар төягән капчыкны иңсәсенә асып кайта, чөнки суккан тиресне яндырып җибәрергә кирәк иде. 
Олы абыем бик яхшы укыды. Казанга институтка кереп кайтты. Тик ничек барсын соң: өстенә кияренә юк, аягында чабата! Әнкәй, абыйны укытыр өчен, сыерын сатарга булган иде дә, абый үзе риза булмады: “Минем аркада барыгыз да ач каласыз бит”, – диде. Шулай итеп, бер ел райсобеста эшләде дә армиягә китте. Анда абыйны командиры штабка писарь итеп ала һәм бераздан хәрби училищега укырга җибәрәләр. Абый укып чыккач, безнең хәлләр бераз яхшырды: ул эшли башлады, әнкәйгә ай саен акча салып торды.
Аннан, абыйлар, энем яхшы гына эшли башлагач, төп нигезгә йорт салдык. Әнкәебез икенче абыебызның гаиләсе белән шунда яшәде, оныклар карашты. Бакчада үскән бер генә бөртек җиләк-җимешне дә әрәм итмичә, тәмле кайнатма-каклар ясады. Туганнар арасы да бик нык иде, әнкәй исән чагында гаилә бәйрәмнәре, Сабантуйлар бергә күңелле үтә иде.
Бу язмам хәзерге буынга гыйбрәт булсын, тормышның бик авыр заманнарында гомер иткән әнкәйләребез рухына дога булып барсын!
Рүзинә Латыйпова, 
матбугат ветераны. Мөслим.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев