Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Нияз Җиңү парадында катнашты

Нияз бүгенге көндә Рязань тимер юл гаскәрләрендә хезмәт итә.

Райондашыбыз Нияз Галиев (сулда) Мәскәү шәһәрендә Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан уздырылган Җиңү парадында катнашты. Нияз бүгенге көндә Рязань тимер юл гаскәрләрендә хезмәт итә. “Җиңү парадына әзерләнү өчен безне Рязаньнан Мәскәүгә күчерделәр. Өч ай дәвамында марш атларга өйрәндек”, – ди ул. Парадта катнашкан Нияз Галиев Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан юбилей медале белән дә бүләкләнгән.
Нияз Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә укыган. Әлмәт политехника техникумын тәмамлау белән, армия сафларына чакырылган. Нияз, озакламый хәрби хезмәтен төгәлләп, Мөслимгә, туганнары янына кайтачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев