Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әнисе киңәшен тотып

Күрше Сарман районы Җәлил бистәсендә дөньяга килгән Индира 9 классны Мөслимдә тәмамлый. Бәхет эзләп әллә кайларга чыгып китми: үзебездәге һөнәр училищесының пешекче-кондитерлар әзерләү бүлегенә укырга керә. Производство практикасын иптәш кызлары белән “Агромастер” җитештерү компаниясе ашханәсендә үтәләр. Укуын тәмамлагач та, бер өйрәнгән урын дип, компаниягә эшкә килә. Пешекче ярдәмчесе булып берничә ай эшләгәннән соң, аның хезмәт юлы бөтенләй башка борылыш ала.

– Әни, минем пешекче булып эшлисем килми. – Башка һөнәрең юк бит, нишләргә уйлыйсың? Бар әнә МСОга. Анда штукатур-буяучылар кирәк. – Эшли алырмынмы соң? – Өйрәтерләр. Үзем гомер буе үкендем штукатур-маляр булмаганыма. Ана белән бала арасында әнә шундый кыска гына аңлашу була. Озак еллар кирпеч заводында тир түккән Руфиягә, бәлки, кызына җиңелрәк юл күрсәтәсе калгандыр да. Ләкин Индира да, әнисе дә һич үкенми. “Мин әниемнең шундый киңәш бирүенә гомерем буе рәхмәтлемен”, – ди Индира. Тәвәккәл кыз сөйләшүнең икенче көнендә үк “Мөслим хуҗалыкара төзелеш оешмасы” җәмгыятенә юл тота. Директор Илдар Авзалов белән ике арада булган сөйләшү дә кыска була. – Миңа эш кирәк иде. – Төзелештә нинди эш беләсең? – Б е л м и м . Өйрәнермен! Өйрәнә. Елый-елый өйрәнә кыз. Ул вакытта Мөслимдәге Кооператив урамында 45 фатирлы йорт төзелешенең кызган чагы. Әле дә хәтерендә: йортның беренче подъездында штукатурлау, буяу эшләре бара. Кыз төзелешнең күләмен, анда эшләүче төзүчеләрнең күплеген күреп шакката. Беренче көннәрдә чиләкләп измә ташулар, башка төр “подсобный” эшләр биредә хезмәтнең ярыйсы ук авыр булачагын искәртсә дә, кыз артка чигенергә уйламый. Иң элек, үҗәтләнеп, тәҗрибәле апаларыннан штукатурлау нечкәлекләренә өйрәнә. – Беренче көннәрдә кул-аркаларга кан төшеп җәфалады. Авыртуларга түзә алмый елый идем. Өйгә кайткач, әни массаж ясый. Икенче көнне тынычлап тагын эшкә китәм. Ә эшкә өйрәтүче остазым Рәмзия апа Заһидуллина булды. Кулымнан тотып диярлек измә сыларга, аны тигезләргә өйрәтте. Аңа, Наилә апага һәм башка өлкән хезмәттәшләремә чиксез рәхмәтлемен, – ди Индира Гарифуллина. Унике ел эшләү дәверендә Индира Гарифуллина үз һөнәренең остасына әверелгән. Мөслимдә кайсы гына бинага күз салса да, аны т ө з ү- т ө з е к л ә н д е рү г ә өлеше керүгә сөенеп туя алмый. Район авылларында алар капиталь ремонт үткәргән биналар саны да артканнан-арта бара. Хезмәттәшләре Ландыш Сәлахова, Әлфинә Мөхәммәтханова, Фәния Исмәгыйлева белән бер гаилә кебек аңлашып эшли алар. Индираның бертуган энесе Шамил дә эшче һөнәр сайлаган. Мөслим лицееның 9 классын тәмамлаганнан соң, Түбән Кама шәһәрендә электрик белгечлеге ала. Бер ел химия заводында электрик булып эшли. Шамил шушы көннәрдә Ватан алдындагы изге бурычын үтәргә китәчәк.

Әлфинур НОГМАНОВА. Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X