Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Нинди киләчәк көтә?

Район балигъ булмаганнар комиссиясенең чираттагы утырышы бара. Комиссия членнары алдында бер ханым утыра. Кайбер ата-аналар, бирегә килгәч, оятыннан башын да күтәрә алмый. Күз яшьләренә ирек биреп, чираттагы алдавы белән комиссия членнарын ышандырырга тырыша. Ә моның йөзендә – битарафлык. Нәрсәдән бу?

Аларның гаиләсендә ике бала үсә. Әти кеше читкә йөреп эшли, айга бер кайтып китә. Әлеге ханымның тәртибен балигъ булмаганнар комиссиясендә карауны сорап, район социаль яклау бүлегеннән тәкъдим кергән. Бүлек психологы Лилия Петрова сүзләреннән күренгәнчә, әни кеше даими спиртлы эчемлекләр куллана. Социаль яклау бүлеге хезмәткәрләренең берничә тапкыр чакыруына да карамастан, ни сәбәпледер бүлеккә килмәгән. Ханым эшкә урнашу, эчкечелектән дәвалану турындагы тәкъдимнәрне дә җавапсыз калдырган. Социаль яклау бүлеге бу гаиләне даими күзәтүгә алырга мәҗбүр була. Нәтиҗәдә ана тиешле кеше комиссия каршында җавап тота. Комиссия членнары аңа начар гадәттән арынырга кирәклеген, зур ялгышлык эшләвен аңлатырга тырышсалар да, ханымның гына кыяфәте үзгәрешсез калды.
– Сезгә үзегезнең тормышыгызга битараф булмаска кирәк. Үзегезне нинди киләчәк көткәнен әз генә булса да уйлыйсызмы? Төзәлергә әле соң түгел, бөтен нәрсә сездән тора. Балаларыгыз яхшы укый, төрле ярышларда катнашып, Мактау грамоталары алып кайтканнар. Укытучылар да алар хакында бары тик уңай фикерләр генә әйтәләр. Ә сез аларга нинди үрнәк күрсәтәсез? – ди балигъ булмаганнар комиссиясе рәисе Марина Бәдретдинова.
Комиссия рәисе урынбасары – район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рафаэль Демидов мондый яшәү рәвешенең бик аяныч тәмамланырга мөмкин булуын әйтте:
– Ирегезне эчкән өчен бирегә чакырсак бер хәл, ә бүген без “әни” кешенең эшен карарга мәҗбүрбез. Гаилә башлыгы айлар буе эштә йөри, акчасын алып кайтып бирә. Сез балаларның хакын туздырасыз, аларның ризыгын кисәсез. Киләчәктә ирегез, сезнең шундый тәртипсез тормышта яшәвегездән туеп, ташлап чыгып китмәс микән?
Район прокуроры ярдәмчесе Илвир Бәхтиевнең: “Ни өчен социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре чакыргач, килмәдегез? Эш эзләп карадыгызмы? Мондый яшәү рәвешенең сәбәбе нәрсәдә?” дигән сораулары да җавапсыз калды.
Әлеге ханымга эчкечелектән дәвалану өчен 10 октябрьгә кадәр вакыт билгеләнде.
Ул көнне балигъ булмаганнар комиссиясендә эшләре каралырга тиеш булган ике гаилә, гомумән, утырышка килмәгән иде. Балаларының киләчәгенә шулкадәр битарафмы, әллә инде бүгенге яшәү рәвеше кадерлерәкме? Бу сораулар җавапсыз калды.

Фәридә Гайнетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X