Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әниләр көненә Лилия Шәймиевадан шигъри күчтәнәч

·

Рәхмәт, әни!

Сабырлыгым җуя барган мәлдә
Иңнәремә бик сак кагылган,
Авырлыкта, мине ташламыйча,
Саклап барган һәрчак янымнан.

Ышанычым бетеп кешеләргә,
Тар сукмакта йөз кат абынган
Вакытларда миңа сердәш булган
Дәва тапкан шашкан җаныма.

Дөнья авыр диеп, кулларымны
Салындырыр хәлдән саклаган.
Усаллардан, икейөзлеләрдән
Бөркет кебек мине яклаган.

Миңа тормыш бүләк иткән мәлдән
Мине генә уйлап кайгырган
Син ул, ӘНИ, мине ташламаган
Изге теләк, хәер-догаңнан...
Рәхмәт,әни! Синең елмаюың
Кадерледер миңа барыннан...

·
Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев