Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әниләр көне уңаеннан үткәрелүче ФОТОБӘЙГЕнең беренче катнашучысы - Лиля Шакирҗанова

Әниләр көне уңаеннан оештырылган фотобәйгебезгә иң беренче булып әнисе турында мәгълүматны Рәзинә Шакирҗанова юллады. "Әни, әнкәй, әнием!!! Бу сүзләрдән дә изге сүз, бу әнидән дә изге кеше җир йөзендә юктыр! Безнең әниебез Шакирҗанова Лиля хәзерге вакытта Мөслимдә яши. Без - 5 кызына һәм 1 улына гомер биргэн иң кадерле, иң газиз кешебез ул безнең!!! Һаман да кызлар кебек яшь йөрәкле әниебез. Инде үзебез - әниләр, әниебез оныкларына икенче әни кебек. Кадерлебез! Нинди генэ сүзлэр эйтсәк тә аз кебек. Безне тәрбияләп кеше иткәнең, киңәшләр биргәнең өчен бик зур рәхмәт!!!! Безгә кирәк һәм терәк булып озак еллар яшә, газизебез!!! Без сине бик яратабыз!!!" дип яза Рәзинә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев