Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әниләр көне уңаеннан Мөслим муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин котлавы

Хөрмәтле әниләребез, әбиләребез, апаларыбыз һәм кадерле сеңелләребез!

Мөслим муниципаль район Советы, Башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән сезне якынлашып килүче Әниләр көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәм.

Әниләр көне ул - иң күркәм һәм иң матур бәйрәм. Чөнки әниләр - тормышыбызның яме. Әниләргә булган мөгамәләбез безнең асылыбызны, рухи дөньябызны, тәрбиябезне күрсәтә. Бүгенге бәйрәм көнендә күпбалалы әниләрне хөрмәтлибез, Бөек Ватан сугышының барлык михнәтләрен үз җилкәләрендә күтәргән һәм үз балалары, тәрбиягә алган ул-кызлары өчен кайгыртучан ана булган өлкән буын хатын-кызларына, әбиләребезгә чын күңелдән рәхмәт әйтәбез.

Җирлегебездә эшмәкәрлек, идарә, җитештерү һәм башка тармакларда уңышларга ирешкән гүзәл затлар саны арта. Алар хәйриячелек һәм химаячелек белән дә шөгыльләнәләр, ата-ана назыннан мәхрүм булган бик күп сабыйларны тәрбиягә алып, әни назы, гаилә җылысы бүләк итәләр. Бәйрәмнәрдә генә түгел, һәр көнне әниләребезгә һәм әбиләребезгә игътибарлы булыйк. Һәр көнебез аларга игелек эшләүдән башлансын.

Хөрмәтле әниләр, тормышыгыз шатлык-куанычлар белән тулсын, балаларыгызның игелеген күреп яшәргә язсын. Сезгә бәхет, бәрәкәт, имин тормыш телим.

Рамил Муллин,

район башлыгы,

район Советы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X