Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әниләр хөрмәтләнде

Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында бик матур чара үтте. Әниләр көненә багышланган бәйрәмдә берничә буын әниләр сәхнәгә күтәрелде, алар адресына котлау сүзләре яңгырады.

Бәйрәм театральләштерелгән күренеш белән башланды. Хорео-график композициядә ана һәм бала образы бербөтен итеп күрсәтелде, әниләргә дан җырланды. – Әни, әнкәй, әнием! Бу сүзләр, нинди генә телләрдә яңгыраса да, безнең өчен иң якын, иң кадер-ле кешеләребезгә әйтелә. Авыр сугыш елларында тормыш арба-сын ирләр белән тигез дәрәҗәдә җигелеп тарткан, газиз балаларын ач-ялангач итмичә, аларга матур тәрбия биргән, сугыштан соң илне торгызуда армый-талмый хезмәт куйган өлкән буын әниләрне тирән ихтирам белән искә алабыз. Ятим балаларны үз гаиләләренә алып, аларга әни назы, әни җылысы би-реп яшәүче әниләребез дә хөрмәткә лаек. Яшь әниләрнең, киләчәктә әни булачак сеңелләрнең алар-дан үрнәк алып яшәүләрен телим. Бәйрәм белән тәбрик итеп, бары-гызга да сәламәтлек, гаилә бәхете телим, – диде район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов.Азат Әхмәтҗанов һәм РФ Пен-сия фондының Мөслимдә клиент-ларны кабул итү хезмәте җитәкчесе Фәридә Ганиева Мәлләтамак авы-лыннан Людмила Игошевага, Мөслимнән Алина Рахманова белән Ильмира Вагыйзовага ана капита-лы сертификатларын тапшырды.ТР Президенты кабул иткән про-грамма нигезендә, авыл җирлегендә яшәп, 29 яшенә җиткәнче өченче баласын алып кайткан әниләргә 100 мең сум күләмендә пособие бирелә. Җирлегебездән 10 әни әлеге посо-биене алган. Яшь әниләр дә сәхнәгә күтәрелде. Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлнар Фәтхуллина алар-га тәбрикләү сүзләрен җиткерде. 2020 елда ТАССРның 100 еллы-гын һәм Бөек Җиңүнең 75 еллы-гын билгеләп үтәбез. Шул уңайдан тыл ветераннары, сугыш чоры балалары булган әниләр аерым хөрмәтләнде. Сәхнәгә тыл вете-раннары: Мөслимнән Әнисә Са-лихова, Михайловкадан Роза Гай-сина, Баектан Вәҗиһа Сәлахова, Иске Вәрәштән Әминә Закирова, Сикиядән Гөлҗәннәт Хәмбәлова чакырылды. Өлкәннәрне ветеран-нар советы рәисе Илгиз Низамов тәбрикләде. – Сезнең балачак авыр чорга туры килде. Яшьлек елларыгыз-ны сез трактор штурвалы артын-да, урман кисүдә, торф чыгаруда үткәрдегез. Ирләрегезгә тугры ка-лып, балалар тәрбияләдегез, алар-ны чын кешеләр итеп үстердегез. Милләтебезне, телебезне, гореф-гадәтләребезне саклаучылар бул-дыгыз. Чын йөрәктән рәхмәт сезгә! – диде ул. Ветераннарга истәлек бүләкләре һәм чәчәк букетлары тапшырылды. Сугыштан соңгы авыр еллар-да ятимлек ачысын татыган бала-лар бүген дә күңел көрлеген югал-тмыйча матур гомер кичерәләр. Сугыш елларының бар газабын күргән, үрнәк балалар тәрбияләп үстергән әниләр – Метрәйдән Люция Галимовага, Иске Кара-малыдан Әлфинә Асылгәрәевага, Октябрьдән Ходалия Нуриевага, Крәш. Шураннан Нина Софинага, Олы Чакмактан Роза Шиһаповага сокланмый мөмкин түгел. Аларга ихлас теләкләрен иҗтимагый со-вет рәисе, Татарстан халыклары ассамблеясенең Мөслим җирле бүлеге җитәкчесе Рушат Солтанов җиткерде:– Сәхнә түрендә тормышның ачысын татыган, әмма нинди генә кыен вакытларда да сынмаган-сы-гылмаган әниләребез утыра. Алар-ны яшьләргә үрнәк итеп куясы килә. Әниләрнең күңел матурлыгы, сафлыгы, татар хатын-кызларына гына хас тыйнаклыгы, без – ир-егетләрнең йөрәген әсир итә. Менә шундый көчле әниләребез булуы белән бәхетле дә без!Сугыштан соңгы авыр елларда һәм аннан соң да идарә эшләрендә намуслы хезмәтләре белән таң кал-дырган әниләр бар. Рус. Шуганнан Вера Лобанова, Тойгелдедән Ру-мия Миңнеханова, Мәлләтамактан Вәсилә Хамматова, Яңа Усыдан Ольга Тазова, Әмәкәйдән Клара Шәйхәйдарова шундыйлардан. Аларны район Башкарма комите-ты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Ма-рина Бәдретдинова тәбрикләде.Матур традицияне дәвам итеп, оешма-предприятиеләрдә намус-лы хезмәт куйган, тәрбияле бала-лар үстергән әниләр бөтен район халкы алдында хөрмәтләнә. Өч дистә әнигә алар хезмәт куйган оешма җитәкчеләре истәлекле бүләкләр һәм чәчәк букетлары тап-шырды. Бәйрәм тантанасы район үзешчәннәренең чыгышлары белән үрелеп барды. Фәридә ГАЙНЕТДИНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев