Мөслим-информ

Ниләр генә юк дөньяда!

Су өстендә һәм томанда ишетү ераклыгы арта, азык чәйнәгәндә кими. Кискен җил исеп киткәндә тавыш өзекләре гадәттәгедән күпкә ераграк барып җитәргә мөмкин.

Колак мөмкинлекләре
Кеше шартлау тавышын – 12-15 километрдан, төнге тынлыкта самолет тавышын 40 километрдан ишетә ала. Шулай ук поезд тавышын – 10, тепловоз яки пароход гудогын – 7-10, трактор гөрелтесен – 3-4, ау мылтыгыннан атканны (җир өслегенә бәйле рәвештә) – 2-4, автомобиль гудогын, эт өргәнне, ат кешнәгәнне – 1-2, такыр юлдан баручы йөк машинасы тавышын, кеше кычкырган тавышны – 1, төнлә ат тоягы тупырдавын – 0,5-1 километрдан, агач ауган тавышны – 800 метрдан, балта тукылдавын, ишкәк чупылдавын, сөйләшкән тавышларны (аңламыйча) – 300-400, савыт-саба шалтыравын, аңлаешлы сүзләрне, ютәлләүне – 30-40 метрдан ишетә.

Су өстендә һәм томанда ишетү ераклыгы арта, азык чәйнәгәндә кими. Кискен җил исеп киткәндә тавыш өзекләре гадәттәгедән күпкә ераграк барып җитәргә мөмкин.
Ә Яңа ел килмәгән...
1996нчы елның 30 декабрендә, нәкъ төн уртасында Яңа Зеландиянең алюмин заводында электр корылмаларыннан зәңгәр төтен ургыла башлый, трансформаторлар янып чыга. Заводка 500 фунт стерлинг зыян килә. Сәбәбе – электролиз процессы белән идарә итүче баш компьютер 1996 елның кәбисә ел булуын белмәгән. 365 көннән соң аның өчен Иске ел беткән. Әмма Яңа ел килмәгән. Шуннан, ул үз эшен шып туктаткан...
Унитаз да – милли горурлык
Су белән юдырыла торган унитазны 1596 елда инглиз кешесе Джон Харринтон уйлап тапкан. Әмма, шуңа да карамастан, безнең көннәрдә Европа берлегенең стандарт комиссиясе, бөтен континент өчен үрнәк итеп, Германиядә ясалган конструкцияне кабул иткән. Нәтиҗәдә инглизләр: “Безнеке аларныкыннан ким түгел, безне юри санга санамыйлар!” – дип, каты тавыш куптарган.Кемнең конструкциясенең яхшырак икәнлеген кабат тикшерү өчен белгечләр 110 грамм авырлыктагы пластмасс “объект” һәм 12 кәгазь бите белән өстәмә сынаулар үткәрергә керешкән.
Тишеп тамызалар
Америкада сыналган яңа медицина алымы буенча лазер ярдәмендә тән тиресендә 2 мм зурлыкта сай гына тишек ясыйлар һәм шунда бер тамчы дару тамызалар. Тамчы өч минуттан тишек аша тәнгә сеңеп бетә. Димәк, организмга аз күләмле дарулар кертү, вак операцияләр вакытында анестезия ясау өчен шприц куллануның кирәге калмый.
Мактанырлыклары юк!
Англия башкаласы Лондонда да торбалар челтәрендәге суның 40 проценты, ярыклар һәм бозык краннар аша саркып, әрәм була, ди. Дөрес, алар хәзер: “Тишек-тошыкларны бик тиз таба торган радар уйлап таптык!” – дип мактана. 

Фото - Pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: