Николай Валуев Казанга килгән
(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов «Инстаграм»да Николай Валуев белән төшкән фотосын урнаштырган. Спортчы Казанга бүген килгән.
«Рус спорты легендасы - Николай Валуев бездә кунакта!» - дип язган Леонов фото астына.
Танылган боксчы Татарстан башкаласында «Төркиләр алтыны» фестивале кунаклары белән очрашачак, шулай ук футгольф матчында катнашачак. Әлеге спорт төрендә уенчы 9 яки 18 чокырчыклы кырны узарга һәм футбол тубын аларның һәрберсенә аз сандагы бәрү белән кертергә тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев