Мөслим-информ

Никахтан соң яшәү

Ни­кахтан соң ир белән хатын, боерык, таләп рәвешендә диярлек “менә болай булыр­га тиеш” дип, сүзләрен өстен чыгару, аныңча гына яшәү өчен көчләрен сарыф итә башлыйлар.

Бисмилләәһир рахмәәнир рахииим!

Тормыш диңгезендә күпләрне борчы­ганы, мөгаен, ир белән хатын арасында­гы мөнәсәбәтләрдер. Икесе ике гаиләдә, ике төрле мохиттә үскән, формалашкан егет белән кыз көннең берендә гаилә булып яшәргә карар кылалар, никах­ланып, бергә яши башлыйлар. Берен­че ярты елны бер-беренә ияләнү чоры, бер-берсенең холык-фигыленә төшенү дәвере диләр. Кайчан гына яратышып, сөешеп туймаган егет белән кыз, ни кыз­ганыч, бер түбә астына кергәч, дәгъва белдерешә башлый: минемчә булсын, юк, менә болай булырга тиеш дигән сүзләр ешрак яңгырый. Берсенең холкы икенчесенекенә шулай тиз генә ничек яраклашсын, тәңгәл килсен инде?! Ни­кахтан соң ир белән хатын, боерык, таләп рәвешендә диярлек “менә болай булыр­га тиеш” дип, сүзләрен өстен чыгару, аныңча гына яшәү өчен көчләрен сарыф итә башлыйлар. Кем кемне җиңә, кемнең сүзе өстен чыга, янәсе. Бер-береңә ярдәм итү, ошамаган якларны җай белән бетерү, белмәгәннәреңне сорашу, өйрәнү чоры әйтерсең боларга кагылмый. Иңне иңгә куеп, шатланышып гаилә кирәк-ярагын булдырып, тормыш башлыйсы урын­да, күпме ялгыш, күпме хата җибәрелә?! Никахның Аллаһның бүләге булуы да, туйда, никахта әйтелгән матур-матур теләкләр, киңәш-нәсихәтләр дә оныты­ла. Аның озын гомерле булуы өчен ты­рышу көндәлек планнан төшеп үк кала. Күп тә үтми, яшь гаилә таркала...

Күрәсең, Аллаһы Тәгаләнең без – гөнаһлы бәндәләрне сынавы, сабырлыгыбызның тиешле дәрәҗәдә булу-булмавын ачыклап күрсәтүедер. Динебез һәр очракта уйлап эш итәргә, сабыр булырга өнди. “Җиде кат үлчә, бер кат кис!” – ди татар халкы. Тормышта җиде түгел, бер мәртәбә үлчисе килмәгән очраклар да булгалый, әмма ахырын уй­лата. Киләчәктә ни булыр?

Болай фикерләү күбрәк хатын-кызга хас. Ничек инде ир булган кеше хатын-кыз өстеннән көн күрә? Аны бит Аллаһы Тәгалә баш итеп, хөрмәткә лаек булган әти кеше итеп яраткан. Ә син эшләмә дә, акча да алып кайтма, кул белән уй­нау дисеңме, шешә белән дус булумы... Кайбер гаиләләрдә ирнең “сорыкорт” бу­лып яшәве өстенә, аның башка хатыннар күңелен күрергә йөрүләр дә бар икән әле. Бик аяныч, бернинди кысаларга сыймас­лык хәлләрдә яшәүчеләр бар икән ара­бызда. Бу очракта ни дияргә? Кешенең бит үзе генә белгән серләре, уйлары була, һәркем үзен дөрес дип саный. Шуңа да бер якны гына тыңлап, берьяклы гына фикер йөртү дә дөрес булмас.

Үземә килгәндә, мин һәрвакыт ачык битле китап сыман: һәрвакыт ачык, туры, ялагайланмыйча яшәргә тырыш­тым. Чөнки мине дәрәҗә дә, байлык та кызыктырмады. Бервакытта да кешедән гаеп тапмадым, эзләмәдем дә. Чөнки һәр кешене Аллаһы Тәгалә үзенә генә хас холык, иман, аң-белем белән яраткан. Кешеләрне мин, ничек бар шулай кабул итеп, хөрмәт итеп яшәргә тырыштым. Ә мәхәббәт дигәннәрен, олуг хөрмәт дип һәм шул олуг хөрмәтнең бик күпкә өстен булуын аңлап, исбатлап яшәдем.

Сезнең хәлдә калган булсам, иң бе­ренче Аллаһы Тәгаләгә тапшырыр идем. Аның мине сынавы, дөньяда әҗер-савап җыю өчен шушындый михнәтләр бирә, дип кабул итәр идем. Сабырлыгым җиткәнчә сабыр итәргә тырышыр идем. Әгәр кул белән уйный торган холкы бул­са, эшләмичә, хатын тапканны гына ашап ятса яисә пенсиямнең бер сумын да кулыма ала алмасам, ир үзенчә тотса, кыскасы, гаилә хакында кайгыртмый­ча, шуның өстенә, икенче хатын белән дә торырга хакым бар дип, йөрәгемә тоз салып яшәсә, Аллаһы Тәгалә көфер сүздән үзе сакласын, кәсебенә кере­шер идем. Иң элек үзе белән утырып сөйләшер, аның ислам динебез кушкан­ча яшәмәвен, гаилә, хатын хакын ха­кламавын аңлатыр идем. Төрле ысуллар белән аңлатырга, хаталарын дәлилләп, төзәлергә чакырыр идем.

Аннан соң да уңай якка үзгәреш бул­маса, инде башкача түзәрлегем калма­са, ислам дине буенча, казыйга барып, хәлебезне аңлатыр идем. Чөнки ирләрнең “талак” әйтәсе килмәгән очракта, хатын-кызның, сәбәбенә карап, иреннән аеры­лырга хакы бар. Мондый очракта казый, эшне тикшереп, дин буенча хөкем чыгара.

 

Фото - Pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: