Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Никахтан соң яшәү

Тормыш диңгезендә күпләрне борчыганы, мөгаен, ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләрдер. Икесе ике гаиләдә, ике төрле мохиттә үскән, формалашкан егет белән кыз көннең берендә гаилә булып яшәргә карар кылалар, никахланып, бергә яши башлыйлар. Беренче ярты елны бер-беренә ияләнү чоры, бер-берсенең холык-фигыленә төшенү дәвере диләр.

Бисмилләәһир рахмәәнир рахииим! 
Тормыш диңгезендә күпләрне борчыганы, мөгаен, ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләрдер. Икесе ике гаиләдә, ике төрле мохиттә үскән, формалашкан егет белән кыз көннең берендә гаилә булып яшәргә карар кылалар, никахланып, бергә яши башлыйлар. Беренче ярты елны бер-беренә ияләнү чоры, бер-берсенең холык-фигыленә төшенү дәвере диләр. Кайчан гына яратышып, сөешеп туймаган егет белән кыз, ни кызганыч, бер түбә астына кергәч, дәгъва белдерешә башлый: минемчә булсын, юк, менә болай булырга тиеш дигән сүзләр ешрак яңгырый. Берсенең холкы икенчесенекенә шулай тиз генә ничек яраклашсын, тәңгәл килсен инде?! Никахтан соң ир белән хатын, боерык, таләп рәвешендә диярлек “менә болай булырга тиеш” дип, сүзләрен өстен чыгару, аныңча гына яшәү өчен көчләрен сарыф итә башлыйлар. Кем кемне җиңә, кемнең сүзе өстен чыга, янәсе. Бер-береңә ярдәм итү, ошамаган якларны җай белән бетерү, белмәгәннәреңне сорашу, өйрәнү чоры әйтерсең боларга кагылмый. Иңне иңгә куеп, шатланышып гаилә кирәк-ярагын булдырып, тормыш башлыйсы урында, күпме ялгыш, күпме хата җибәрелә?! Никахның Аллаһның бүләге булуы да, туйда, никахта әйтелгән матур-матур теләкләр, киңәш-нәсихәтләр дә онытыла. Аның озын гомерле булуы өчен тырышу көндәлек планнан төшеп үк кала. Күп тә үтми, яшь гаилә таркала... 
Күрәсең, Аллаһы Тәгаләнең без – гөнаһлы бәндәләрне сынавы, сабырлыгыбызның тиешле дәрәҗәдә булу-булмавын ачыклап күрсәтүедер. Динебез һәр очракта уйлап эш итәргә, сабыр булырга өнди. “Җиде кат үлчә, бер кат кис!” – ди татар халкы. Тормышта җиде түгел, бер мәртәбә үлчисе килмәгән очраклар да булгалый, әмма ахырын уйлата. Киләчәктә ни булыр? 
Болай фикерләү күбрәк хатын-кызга хас. Ничек инде ир булган кеше хатын-кыз өстеннән көн күрә? Аны бит Аллаһы Тәгалә баш итеп, хөрмәткә лаек булган әти кеше итеп яраткан. Ә син эшләмә дә, акча да алып кайтма, кул белән уйнау дисеңме, шешә белән дус булумы... Кайбер гаиләләрдә ирнең “сорыкорт” булып яшәве өстенә, аның башка хатыннар күңелен күрергә йөрүләр дә бар икән әле. Бик аяныч, бернинди кысаларга сыймаслык хәлләрдә яшәүчеләр бар икән арабызда. Бу очракта ни дияргә? Кешенең бит үзе генә белгән серләре, уйлары була, һәркем үзен дөрес дип саный. Шуңа да бер якны гына тыңлап, берьяклы гына фикер йөртү дә дөрес булмас. 
Үземә килгәндә, мин һәрвакыт ачык битле китап сыман: һәрвакыт ачык, туры, ялагайланмыйча яшәргә тырыштым. Чөнки мине дәрәҗә дә, байлык та кызыктырмады. Бервакытта да кешедән гаеп тапмадым, эзләмәдем дә. Чөнки һәр кешене Аллаһы Тәгалә үзенә генә хас холык, иман, аң-белем белән яраткан. Кешеләрне мин, ничек бар шулай кабул итеп, хөрмәт итеп яшәргә тырыштым. Ә мәхәббәт дигәннәрен, олуг хөрмәт дип һәм шул олуг хөрмәтнең бик күпкә өстен булуын аңлап, исбатлап яшәдем. 
Сезнең хәлдә калган булсам, иң беренче Аллаһы Тәгаләгә тапшырыр идем. Аның мине сынавы, дөньяда әҗер-савап җыю өчен шушындый михнәтләр бирә, дип кабул итәр идем. Сабырлыгым җиткәнчә сабыр итәргә тырышыр идем. Әгәр кул белән уйный торган холкы булса, эшләмичә, хатын тапканны гына ашап ятса яисә пенсиямнең бер сумын да кулыма ала алмасам, ир үзенчә тотса, кыскасы, гаилә хакында кайгыртмыйча, шуның өстенә, икенче хатын белән дә торырга хакым бар дип, йөрәгемә тоз салып яшәсә, Аллаһы Тәгалә көфер сүздән үзе сакласын, кәсебенә керешер идем. Иң элек үзе белән утырып сөйләшер, аның ислам динебез кушканча яшәмәвен, гаилә, хатын хакын хакламавын аңлатыр идем. Төрле ысуллар белән аңлатырга, хаталарын дәлилләп, төзәлергә чакырыр идем. 
Аннан соң да уңай якка үзгәреш булмаса, инде башкача түзәрлегем калмаса, ислам дине буенча, казыйга барып, хәлебезне аңлатыр идем. Чөнки ирләрнең “талак” әйтәсе килмәгән очракта, хатын-кызның, сәбәбенә карап, иреннән аерылырга хакы бар. Мондый очракта казый, эшне тикшереп, дин буенча хөкем чыгара.

Ә аннан соң юристка барып, киңәшеп, закон буенча никахны рәсми төстә таркату мәсьәләсен күтәрер идем. Болар барысы да хаклык белән, ачыктан-ачык һәм ялгансыз эшләнергә тиеш. Шуны да истән чыгармыйк җәмәгать: “кискән икмәк кире ябышмый”. Соңыннан үкенерлек булмасын! Дөнья тормышында 20-30 ел аерым яшәгәннән соң да, ашыгычлык белән яки яшьлек кайнарлыгы белән ялгышканнарын аңлап, кабаттан кушылучылар да очрап тора. 
Һәркем үз холкы, фикере, үз табигате буенча хөкем итә. Кайчагында ашыкканын да, ялгышканын да аңлап бетермәслек халәттә була. Әйтер идем, акыл түгел, хисләр, ташып чыккан ачу, нәфрәт, үч алу идарә итә. Шуңарга да бу эштә ике якның да ашыкмавы, соңгы сүзне әйткәндә ялгышмавы мөһим. Өченче кешенең сүзе дә, киңәше дә артык, минемчә. Моңа бер мисал китерәм. Бервакыт Коръән ашына бик тә тыныч, йөзе ап-ак, фәкыйрь генә киенгән бер хатын килеп керде. Аңа күз төшү белән, “Авырый икән бу бала. Бигрәк яшь бит. Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын!” дигән фикер туды. Үз яныма утырттым. Ничек тә хәлен җиңеләйтәсем килеп, сөйләшеп киттек. Хуҗабикә килеп, бу ханымны кочаклап, “Ул безнең бик сабыр күршебез”, дип таныштырды. 
– Әйе шул, абыстай. Тормышка чыгуыма тиздән биш ел була. Балабыз да бар. Әмма ир белән 5-6 көн өйдә кундыммы икән? – дип кыскача гына аңлатты хәлен. Хуҗабикә кабат сүзгә кушылып, күрше ирнең бу хатынга кул белән уйнавына, бернәрсә дә эшләп булмавына зарланды. Шуннан соң мин: 
– Сеңлем! Сине бу ир белән яшәргә нәрсә мәҗбүр итә соң? Нигә аерылмыйсың? – дип сорамый булдыра алмадым. 
Хатын тыныч кына: 
– Абыстай, аның әти-әнисе бик яхшы кешеләр. Аларны кызганам. Мин дә китсәм, ул бу холкы белән төрмәгә эләгәчәк, – диде. 
Мин дә уйга калдым. Кеше күңеле кара урман дип, юкка гына чагыштырмыйлар шул. Белер-белмәс кысылып кара син кеше тормышына! Сорау арты сорау туа. Җавабы гына юк. Шуңа да, гаиләдәге ир белән хатын мөнәсәбәтләре инде соңгы чиккә җитте, аерылу, гаиләне таркату, никахны өзү алдында торабыз дип, зар елаучыларга казыйга барырга, җавапны аннан алырга киңәш итәм. Ул бу мәсьәләләрдә ислам дине кушканча хөкем чыгаручы, җаваплы кеше. Тормышны челпәрәмә китерү бик җиңел дә, киредән җыюы, кабаттан элеккеге юлына салу гына ай-һай авыр. 
Әссәләмү галәйкүм үә рахмәтуллаһи үә бәракәтүүүһ! 
Сәйдә Аппакова. “Тузмый торган бүләк” китабыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев