Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Никах – Аллаһы Раббыбыз нигъмәте 

Район үзәгендәге “Мөслим” мәчете имам-хатыйбы Ринас хәзрәт Нәбиев белән никах уку шартлары һәм таләпләре турында әңгәмә кордык. 

– Ринас хәзрәт, никах укуның фазыйләтләре нидә? 
– Парлы яшәү, никах – Аллаһы Раббыбызның безләргә биргән нигъмәте. Ул Адәм галәйһиссәләмнән үк килә. Аллаһу сөбханәкү вә Тәгалә аңа җан нигъмәте итеп Һаваны (радыйаллаһу ганһүне) бар кылды. Парлы булып яшәү – зур шатлык һәм бәхет. Адәм баласы үз тиңен табып, әти-әнисенең фатыйхасын алып кавыша икән, бу – олы нигъмәтләрнең берсе. Пәйгамбәребез Мөхәммәт: “Никах – минем сөннәтемдер. Сөннәтемнән баш тартучы минем өммәтемнән түгел”, – диде. Ир белән хатынның бер-берсен хөрмәт итеп яшәргә һәм инсафлы балалар тәрбияләп үстерергә тиешлеге шәригать кануннары тарафыннан яклана.

– Хәзрәт, никах укыту нияте белән сезгә килгән яшьләргә нинди нәсыйхәт сүзләре әйтәсез? 
– Беренчедән, никахның шартларын, таләпләрен бәян кылабыз. Чөнки кайбер яшьләр никахны әби-бабалардан килүче йола, гореф-гадәт дип кенә уйлый. Андыйларга никахның Аллаһы Тәгаләнең рөхсәтен алу, әмере үтәү икәнен аңлатабыз. Никахлашып гаилә кору – бәрәкәт. Ә никахсыз яшәү ислам дине кануннарына каршы килә. 
– Никах укуның тәртибенә дә тукталсагыз иде. Кияү белән кәләшкә нинди таләпләр куела? 
– Бездә никах элекке гадәт буенча өйдә укыла, соңгы елларда мәчеттә уку да бик күркәм гадәткә әйләнеп китте. Никахның кеше тормышында иң олы бәйрәм булуын аңлаучылар аны зур тантана итеп, туганнарын, дусларын чакырып, туй рәвешендә кафеларда яки өйдә үткәрә башлады. Таләпләргә килгәндә, хатын-кызлар яулыктан булырга тиеш. Ачык түшле, кыска итәкле, кыска җиңле күлмәкләр белән килүчеләр бар икән, бу – мәҗлеснең кабул булмавына бер сәбәп. Бүген мөселман киемнәренә кытлык юк. Никахка кәләш затлы күлмәкләрдән, акка төренеп килә, бу бик тә күркәм. 
– Никахта кызларның мәһәр сорарга да хакы бар бит әле. 
– Әйе, ислам динендә хатын-кызның дәрәҗәсен, аңа карата хөрмәтне билгеләүче бер гүзәллек ул. Мәһәрнең күләме зуррак булса – хәерле. Чөнки ир кеше бу очракта сөйгәненең ни дәрәҗәдә кадерле булуын, аны яратуын күрсәтә. Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Хатын-кызлар арасында иң хәерлесе, бәрәкәтлесе – мәһәре җиңел булган хатын-кыз!” – ди. Андый-мондый хәл була калса, хатын-кыз берүзе калса, аның кулында дүрт ай да ун көн яшәрлек малы булырга тиеш. Андый вакытта никахта бирелгән мәһәр шул мал ролен үти бит әле. 
– Хәзрәт, гаилә таркалу очракларында да мөрәҗәгать итәләрме? 
– Ни кызганыч, кайбер яшьләр гаилә коруга, аерылышуга бик җиңел карый. Әлбәттә, ислам динендә талак белән аерылышу бар. Әмма бу Аллаһ яратмый торган гамәлләрдән санала. Шуңа күрә бу адымга барганчы ныклап уйларга кирәк. Чөнки динебездә шулай килә: өч тапкыр талак әйтелде һәм ир белән хатын аерылышты икән, ир әлеге хатынына кабат өйләнә дә, никах та укыта алмый. Ул аңа өйләнә ала шул очракта гына – әгәр дә хатыны, башка берәүгә кияүгә чыгып, аның белән аерылышса. “Аердым” дип әйтелгәннән соң, хатын-кызның өч күреме үтеп тә дуслашмасалар, гаилә таркалды дигән сүз. Шуңа күрә шаярып та “талак” дип әйтергә ярамый. Әгәр дә ир белән хатын безгә килә икән, иң элек утырып сөйләшәбез, үгет-нәсыйхәт бирәбез. Ә инде зурга китә икән, аларга казыйга барырга киңәш итәбез. 

Әлфинур Ногманова.

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев