Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әниебез – безнең йөрәктә

Әниебез Зөләйха Садриева – Дусай авылы кызы. Ул 1930нчы елның 17 декабрендә дөньяга килә.

Сугыш башлангач, 11 яшьлек әниебезне звеновод итеп билгелиләр. Алар, унөч кыз, фронтка озату өчен, атлар белән Минзәләгә икмәк та­шыйлар. Илдә ачлык, хәерчелек. Ач­лыктан шешенеп беткән кешеләр бер сынык икмәк өчен авылдан авыл­га хәер сорашып йөриләр. “Басуда җыйган кәлҗемәне, каравылчыдан куркып, төнлә базда эшкәртә идек. Язга чыккач, алабута, кычыткан ке­бек үләннәрдән аш пешердек”, – дип сөйли иде әни.

Сугыштан соңгы елларда Яңа Сәфәр авылында җимереклекне төзекләндерүдә күп хезмәт куя ул. Баек тавыннан чыгарган таштан – кибет һәм клуб, сәмән кирпеченнән фермалар төзегәннәр. Басуда ирләр белән беррәттән икмәк чәчү, урак уру, чабагач белән ашлык сугу – бер­се дә калмаган. Ул елларда бер генә сәгатькә дә эштән калырга ярамый, закон бик каты була. Эшкә чыкмаган өчен төрмәгә утырту белән янаганнар. Ул гынамы?! Салым өчен хөкүмәткә итен, маен, йонын, йомыркасын тап­шырырга кирәк. Колхозчы 360 кояш көне эшләргә тиеш. Ул тулмаса, икмәк бирелмәгән. Эшкә чаң сугып чакыр­ганнар. Хатыннар, яшь балаларын бәләкәй арбага утыртып, ерак басулар­га эшкә йөргәннәр. Әниебез, күп еллар кибеттә эшләп, 3-4 гектар чөгендер эшкәртеп, барлык авыр эшләрне дә җиңеп чыга. Әниебезнең хезмәт юлы 65 ел дәвам итә. Хөкүмәтебез әниебезнең хезмәтләрен югары бәяләде. Ул тыл ветераны, хезмәт ве­тераны булды. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең юбилей медальләре, тырыш хезмәтен бәяләп бирелгән Мактау гра­моталары күп иде.

Әниебез күп авырлыклар, югал­тулар да кичерә: бер ел эчендә ирен, әтисен, апасын, улын югалта. Күпме авырлыклар кичерсә дә, сыгылып төшми ул. Башын горур тотып, иле өчен намус белән хезмәт итә. Без әниебезнең батырлыгына соклана­быз, аның белән чиксез горурланабыз. Ул безне – Гөлсәмига, Гөлзада, Зөһрә һәм Фәвәрисне – башкалардан ким- хур итичә тәрбияләп үстерде, укы­тып, зур тормыш юлына чыгарды. Әниебезнең көчле рухлы, ныклы һәм түзем булуына сокланабыз. Кадерле­без 83 яшендә бакыйлыкка күчсә дә, ул – безнең йөрәкләрдә.

Гөлзада Сәмигуллина.

Мөслим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев