Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ничек яшисең, авыл: Тойгелде җирлегендә зиярат коймасы тоталар

Тойгелде авыл җирлегендә бүгенге көндә зияратларның коймаларын яңарту буенча эш дәвам итә. Тойгелде авылы зияратында биш кешелек бригада 360 метр озынлыкта койма коялар. Моңа кадәр сетка белән генә әйләндерелгән зияратның коймасы, профнастил белән алыштырыла. Шулай ук зияратта карт агачлар киселә, койма буйлары төрле вак куаклардан һәм чүп үләннәреннән дә чистартыла.

Бу эшләр өчен 200 мең сумнан артык үзара салым акчалары тотылачак. Ташлияр авылы зияратында да үзара салым хисабына койма алыштыру эше башланды. Биредә 656 метр озынлыкта профнастилдан койма тотылачак. Шулай ук зияратны чистарту эшләре дә башкарылачак, дип хәбәр итәләр Тойгелде авыл җирлегеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев