Мөслим-информ

Ничек яшисең, авыл? Метрәй авыл җирлегенең көнкүреше турында

Метрәй - шәхси эшмәкәрләрләр иң күп тупланган җирлекләрнең берсе. Бездә үз эшен уңышлы гына алып баручы 14 эшмәкәр исәпләнә. Алар арасында игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнүчеләр шактый.

Быел гына ике кеше үз эшен башлап җибәрде. Җирлегебез кош үстерүчеләре белән дан тота. Алар бездә барлыгы җидәү. Эшмәкәрләр, нигездә колхозлар заманыннан калган ташландык терлек торакларын ремонтлап, кулланышка кертәләр. Быел бер эшмәкәр тагын бер торакка җан өрде, анда беренче партия чеби үстереп, релизацияләп тә бетерде. Сал. Мухан авылында Алмаз Рәхимов, шулай ук иске торакны чистартып, ремонтлап, казлар асрый башлады.

Сөт һәм мөгезле эре терлек ите җитештерү белән шөгыльләнүче гаилә фермалары да арта. Беренчеләрдән эш башлаган Рәшит Миңнегалиев, Айнур Сәетгалиев, Айдар Хәйруллиннан җитештерүне җайга салып, тагын да киңәюне максат итеп эшлиләр. Рәшит абый, мәсәлән, 100 савым сыерына исәпләнгән торак салырга планлаштыра. Айрат Корбыев бүгенге көндә Ольгино авылында 50 баш сыерга торак төзи.

Яшьләрнең дә үзләренә яңа шөгыль табып, үз эшләрен җәелдереп җибәрүләре куандыра. Раил Камалетдинов - тимердән, Рүзәл Минһаҗев калайдан бизәкләп, төрле эшләнмәләр ясый. Тагын бер егетебез шәһәрдән кайтып эш башларга теләк белдерде. Агачтан өстәл-урындыклар ясарга планлаштыра. Билгеле инде, теләге - авылда төпләнү.

Җирлегебездә шәхси хуҗалыкларга ярәм итүне күздә тотучы дәүләт программаларыннан файдаланучылар да шактый. Сигез гаилә 10 һәм аннан күбрәк савым сыеры асрый. Аларны авыл хуҗалыгы кооперативына берләштереп, продукция реализацияләүне җайга салырга планлаштырабыз.

Сал. Мухан мәктәбенең теплицасы күптән инде ташландык хәлдә иде. Аны төзекләндереп, түбәләрен алыштырып, яшелчәләр утырттык. Киләчәктә аны кыш көне дә эшләтергә ниятләп торабыз. Димәк, мәктәпкә күпмедер керем дә була, балаларны витаминлы азыклар белән тукландыру мөмкинлеге дә туа, өсәвенә алар кече яшьтән эшкә өйрәнеп үсәләр.

Шунысы куандыра: соңгы елларда җирлегебездә төзү-яңарту эшләре бара. Моннан 44 ел элек салынган мәктәп бинасына ремонт керде. Ул киләчәктә мәктәп, балалар бакчасын, медицина пунктын, авыл җирлеге советы һәм полиция участок уполнамоченныеның кабул итү бүлмәсен берләштергән күпфункцияле үзәк булачак.

Авылыбызның рухи тәрбия үзәге булган "Исмәгыйль" мәчете дә 1996 елда сафка баскан иде. 2015 елда анда да капиталь ремонт үткәрелде. Мәчетебез буш түгел: аавылдашларыбыз намазга йөриләр, ислам дине нигезләренә һәм Коръән укырга өйрәнәләр.

Авылыбыз уртасында "Мирзанур" паркы төзелеп бетеп килә, анда ел саен ни дә булса ясыйбыз. Балалар өчен уен мәйданчыгы урнаштырдык, таучыклар, күлләр ясадык. Күленә балык та җибәрдек. Мирзанур абый Галимов паркны һәрдаим карап тора, агчлар да утырта. Ярминкәләр үткәрү өчен дә урын ясадык. Быел авыл Сабантуен зурлап, шул паркта үткәрәчәкбез. Райондашларны да бәйрәмгә көтеп калабыз!

Узган ел ачылган "Хәләф" чишмәсе метрәйлеләрнең генә түгел, район үзәге халкының да яраткан урынына әйләнде. Туйлар, туган көннәр, гаилә бәйрәмнәре үткәрүчеләр матур итеп ял итәләр. Чишмә суы алырга килүчеләр дә күп. Теләге булган кешләр чишмә тирәсенә үз агачын утыртып калдыра ала. Анда урыннар әзерләп куелган.

Җирлеккә керүче авылларны, аларның зиратларын чистарту, төзекләндерү, агачлар утырту буенча өмәләр дә еш үткәрелә. Бу язда гына 650 төп агач һәм куак утырттык. Киңшәле эш таркалмас, диләр бит. Бу эшләрне без авыл старосталары, җирлек депутатлары, эшмәкәрләр бергәләп планлаштырып, тормышка ашырабыз.

Һәркемнең күз алдында: Метрәй авыл җирлеге елдан-ел яңара, матуралана бара. Яшьләр шәһәрдән кайтып, авылда йортлар салалар. Бүгенге көндә Метрәйдә генә дә 5 йорт сафка басып килә. Аларның барысын да яшь гаиләләр төзи. Димәк, авылларыбыз яшәрәчәк, балалар һәм эшче куллар саны тагын да артачак, дигән якты өмет бар.

Рунар Сәхбетдинов,

Метрәй авыл җирлеге башлыгы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: