Реклама
Авыл җирлекләрендә яшәүчеләр үзләрендә булган яңалыклар, үзгәрешләр белән даими таныштырып тора. Баек авылы халкы ничек көн күрә? Ләйлә Баянова, Баек мәктәбенең башлангыч класслар укытучысы: - Авыл җирлекләрен төзекләндерү һәм яңарту буенча Баек авылы җирлеге матур планнар белән яши. Җирлегебез чишмәләргә бай. Аларны төзекләндерү буенча өч авылда да күләмле эш башкарылды:...
Авыл җирлекләрендә яшәүчеләр үзләрендә булган яңалыклар, үзгәрешләр белән даими таныштырып тора. Баек авылы халкы ничек көн күрә? Ләйлә Баянова, Баек мәктәбенең башлангыч класслар укытучысы: - Авыл җирлекләрен төзекләндерү һәм яңарту буенча Баек авылы җирлеге матур планнар белән яши. Җирлегебез чишмәләргә бай. Аларны төзекләндерү буенча өч авылда да күләмле эш башкарылды: чишмәләр буралап куелды, ял итү урыннары булдырылды. Авылда, балалар һәм яшьләрнең сәламәт яшәү рәвешен кайгыртып, зур спорт залы төзекләндерелә, заманча җиһазланган балалар майданчыгы үсеп чыкты. Балалар тавышыннан авылыбыз шау-гөр килеп тора. Ә өлкәннәр өчен мәчеттә бөтен уңайлыклар булдырылды: җылылык системасы алыштырылды, юыну бүлмәсе ясалды. Бу эшләрне оештыруда башлап йөрүче җирлек башлыгы Айнур Сәхипгәрәевка балалар да, өлкәннәр дә мең рәхмәтле.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз