Мөслим-информ

Ничек яшисең, авыл?

Авыл җирлекләрендә отчет сессияләре бара. Чәршәмбе көнне Рус Шуган һәм Олы Чакмак авыл җирлекләрендә дә отчет сессияләре узды.

Рус Шуган авыл җирлегендә 250 хуҗалыкта 669 кеше яши. Шуларның 382се - эш яшендә. Мәктәп яшендәге балалар саны - 63, Рус Шуган урта мәктәбендә 51 бала белем ала. Җирлектә мәктәпкәчә яшьтәге 52 бала бар, шуларның 19ы балалар бакчасына йөри. Узган ел җирлектә 7 сабый дөньяга килгән. Балалар саны аз түгел. Демографик ситуация уңай хәл ителсә дә, якты дөньядан китүчеләр саны күбрәк - 14 кеше.

Авыл җирлекләре бүген үз көнен үзе күрергә өйрәнә. Үзара салым акчасы да җирлекнең яшәешен, үсешен тәэмин итү максатыннан җыела. Узган ел җирлектә 131 900 сум күләмендә үзара салым акчасы җыелган. Әлеге сумма светодиодлы лампалар алу, юлларны төзекләндерү, карт агачларны кисү, зират коймасын төзекләндерү өчен тотыла. Узган ел хөкүмәт программасы нигезендә -биш светодиодлы лампа, үзара салым акчасына -13 яктырткыч, 4 вакыт таймеры көйләнгән.

Җирлек халкын су белән тәэмин итү максатында өч авылда су башнялары куелган. Узган ел Рус Шуганның су башнясына ремонт үткәрелеп, яңа автомат насос көйләнгән. Зират коймасын тоту өчен дә үзара салым акчасына күпмедер материаллар алынган, тик койма кою эше башланмаган. Шуңа бәйле халык ризасызлыгын да белдерде.

Элек-электән авыл халкының төп керем чыганагы маллар үрчетү булды. Рус Шуган авыл җирлегендә 250 хуҗалыкта 453 мөгезле эре терлек исәпләнә. Шәхси хуҗалыкларында унбишәр баш мөгезле эре терлек асраучылар булса да, гаилә фермаларын төзүчеләр юк. Чүп үскән хуҗасыз җирләрне эшкәртеп, үз эшен булдырган Владимир Усков җирлектә - бердәнбер фермер. Халыкны да нигездә терлек асрау белән бәйле сораулар борчый. Авыл читендәге йортта яшәүче Гөлзада апага көтүгә чыккан малларның аның йорты тирәсендә туплануы, җыелып торуы ошамый. Терлекләрне сәгатьләр дәвамында бер урында туплап тормыйча да, авылдан алып чыгып китәргә булыр иде. Әлеге проблема буенча узган җәйдә шактый очрашулар, сөйләшүләр булса да( проблема Мөслим телевидениесе аша берничә тапкыр яктыртылды), халык малларын төрлесе төрле вакытта чыгаруын дәвам итә икән. Бу мәсьәләне авыл халкы бергә җыелып, киңәшләшеп, үзе генә дә хәл итә алган булыр иде.

Быелдан малларның бары махсус билгеләнгән урыннарда гына чалынуы да терлек асраучылар өчен авырлыклар тудыра. Районда махсус билгеләнгән сугым пункты Мәлләтамакта урнашкан. Рус Шуганнан сугымлык терлекне Мәләтамаккка кадәр алып килеп эшкәртү шактый чыгымнар таләп итә. Шул уңайдан Русшуганлылар мәсьәләне үзләре файдасына хәл итү өчен тәкъдим кертте. Җирлек халкы, акча җыеп, үзләре сугым урыны ясаячак!

186 хуҗалыгы булган Олы Чакмак авыл җирлегендә тугыз урамда 30 яктырткыч исәпләнә. Шуларның 20се үзара салым хисабына светодиодлы лампага алыштырылган. Бу экономияләнгән акча хисабына өстәмә рәвештә 10 яктырткыч куярга мөмкинлек биргән. Җирлектә су башнясы юк, суны һәркем үз ихатасындагы коедан ала. Авылның ике урамына асфальт җәелгән (җәмгысе тугыз урам). Узган ел үзара салым акчасына үз көчләре белән ике урамда юлларны тигезләүгә ирешкәннәр.

Рус Шуганнан аермалы буларак Олы Чакмакта ике гаилә фермасы төзелгән. Бу эшкә алынган фермерлар икесе дә хуҗалыкларында 18әр савым сыеры асрый. Шәхси хуҗалыкларда мөгезле эре терлек саны -312 баш. 2013 ел белән чагыштырганда маллар саны 46 башка кимегән. Моңа җирлектә эшләп килүче "Мөслим" агрофирмасының бүгенге торышы да йогынты ясагандыр, бәлки. Агрофирмада ситуация җиңелләрдән түгел. Шуңа бәйле агрфирманың "Чакмак" бүлекчәсе җитәкчесе Илнур Усманов халыкка рәхмәтен дә җиткерде. Тик, Рус Шуган халкы, сораулар яудырып, активлык күрсәтсә дә, айлар дәвамында хезмәт хакы алмаган Олы Чакмак авылы хезмәтчәннәре - әллә үзгәрешләр буласына өмет өзеп, әллә салкын мәдәният йортында туңып - дәшми калуны кулай күрделәр.

Римма Афзалова.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: