Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ничек яшисең, авыл?

9 февраль көнне Баланлы авыл җирлегендә отчет сессиясе узды. Сессия эшендә район башлыгы Рамил Муллин, тармак җитәкчеләре һәм авыл халкы катнашты. Баланлы авыл җирлеге башлыгы Фатыйх Сафин, иң элек, җирлектә башкарылган эшләр турында бәян итте.

Узган елны җирлектә республика һәм район бюджеты ярдәме белән урам юлларына гравий түшәлгән. Халыктан җыелган үзарасалым акчасына карт агачлар киселгән, кышын урамнарны кардан арындыру оештырылган, урам яктырткычлары куелган. Шулай ук сессия барышында мәктәп һәм мәдәният йортының эшчәнлеге турында да чыгыш булды. Район башлыгы Рамил Муллин авыл халкын җирлек яшәешенә карата битараф булмаска чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев