Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ничек ял иттегез?

Озакка сузылган Яңа ел ялларын райондашларыбыз ничек үткәргән? Каникуллар алар өчен актив ял булганмы, әллә инде эшсезлектән интеккәннәрме? Кунактан кунакка йөреп, ашау режимын бозмаганнармы? Эшсезлектән күңел төшенкелегенә бирелүчеләр булмаганмы? Әлеге сораулар белән райондашларыбызга мөрәҗәгать иттек.

Диана Сәлахова:
– Мәгълүмат чаралары өчен яллар юк. Өч көн дәвамында радиода туры эфирда эшләдем. Туганнарга кунакка барырмын дигән идем – барып чыкмады, салкын тиде. Яллардан файдаланып, китап укыйм дип үз-үземә сүз биргән идем һәм сүземдә тордым. Әдәби марафонда катнашмасам да, ялларда ике китап укып чыктым. Бу шөгыльне бүген дә дәвам итәм. 
Ләйсән Әхмәтова:
– Ялларны туган ягым Түбән Камада үткәрдем. Каникуллар төгәлләнергә дүрт көн калгач, сеңелем тәкъдиме белән Сочига киттек. Анда җылы-ы, рәхә-әт! Диңгез һавасын сулап, мандарин ашап, шәһәрнең истәлекле урыннарында экскурсияләрдә булып, күңелле итеп ял иттек. Планлаштырылмаган сәяхәт бик матур тәэсирләр калдырды. Тагын шунда барасы килә. Читтән торып эшләргә туры килсә дә (һөнәрем шундый), бу минем өчен иң шәп яллар булды! 
Гөлзәрия Шакирова:
– Яратам мин хәзерге дөньяны: ни ашыйм, ни киим дисәң – шул бар. Нәрсә эшлим, кая барыйм дип, баш ватасы юк. Аларын дә хәл итеп була. Шуңа күрә яңа туган һәр көнгә сөенеп яшим. Ә инде Яңа елның озын ялларына килгәндә, бик күңелле үтте алар. Рәхәтләнеп чаңгыда шудым. Ни кызганыч, “Яшьлек” спорткомплексын карап торучылар аны онытты, спорткомплекска йөрүчеләр дә күренми. Ялларда чаңгы юлы салырга нык тырыштым: әле генә эз салам, икенче көнгә кар күмеп китә. 
Тимераякта шуучыларга гомер буе кызыктым. Яшь чакта киез итеккә бәйләп шуа торганына һич өйрәнә алмаган идем. Быел беренче тапкыр тимераякка бастым! Һәм шудым, җәмәгать! Хәзер тимераякка басу гына кирәк, алар үзләре шуып китә икән бит! Аның рәхәтлекләре! Гел егылмаган икән бу дип уйламагыз тагын – беләкләрем бүген дә авырта. 
Катлы йортта яшәсәм дә, ял көннәрендә кар да көрәдем әле. Моның өчен махсус көрәк сатып алдым. Ишегалды җыештыручылар эшенә тел-теш тидерә торган түгел, ишек төпләре наять. Үзем өчен чыктым кар көрәргә, мускуллар язылсын дидем. Теләгән кешегә кары да табыла – парковка урынын көрәдем. “Машина куярга урын юк, карны чистартмыйлар”, дип елап йөргәнче, көрисең дә куясың. Мондый рәхәтлекнең, матур кышның кадерен белеп калыйк! Телевизор, кәрәзле телефон экраннарыннан аерылып торыйк, җәмәгать!
Фаягөл Галиева:
– Дөресен генә әйткәндә, кышкы озын ялларны бик яратып бетермим. Ник дисәң, дүрт стена арасында бер хәрәкәтсез ятарга кирәк. Ярый әле каникулда оныклар килде. Алар белән көн үткәне сизелми дә. Ярый әле ишеп кар яуды: бераз хәрәкәтләнергә, саф һава суларга мөмкинлек туды. Дөресен әйтим: бу яллар кайчан бетәр, кайчан эшкә чыгарбыз ди башладым.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X