Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ничек тазармаска?

Сорауга Татарстанның атказанган табибы, психотерапевт Гомәр Зыятдинов җавап бирә.

– Гомерем буе таза булдым. Бу авыру билгесе түгел, күп ашарга яратам. Хәтта ризыкка бәйлелек тоям. Бу наркотик кебек. Соңгы ярты елда ябыктым, шейпинг белән шөгыльләнә башладым, дөрес туклануга күчтем. Үземне бик әйбәт хис иттем. Әмма соңгы өч атнада тагын ризыкка бәйлелек барлыкка килде. Ни туры килде, шуны, күп порцияләрдә ашыйм. Әмма кабат тазарасым килми. Миңа нәрсә эшләргә?

Психотерапевт Гомәр Зыятдинов җавап бирә:  Иң җиңеле һәм рәхәте – ашау инде. Кеше үзенә нинди булса да ярату, игътибар җитмәсә, проблемалар баш калкытса, шуны ашау белән баса. Икенче яктан, эндокринолог һәм психотерапевтлар тазалыкны “саклагыч бронь” диләр. Кеше кемнән дә булса саклану юлын таба. Кеше үзенең тәнен дөрес итеп күрми, сизми. Әгәр ул үз алдына планнар куйса, ул максат сизелә, аңлый, тели, чишә торган булса, шул очракта проблема юк. 

Бу кыз инде проблеманы бер тапкыр чишкән. Дөрес формага кергән. Үз-үзенә сорау бирсен: мин үземне ничек яратам? Таза килешме, ябык килешме? Әгәр шул уйларына үзе җавап бирә алса, монда табиб та кирәкми. Кеше процесстан – дөрес тукланудан, матур тән формасыннан рәхәтлек алырга тиеш.

ЧЫГАНАК: http://www.intertat.ru/copayjavap/-nichek-tazarmaska/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X