Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ничек сөекле булырга?

Кайсы хатын-кыз бу сорауга җавап эзләми икән? Хәер, мең төрле киңәшен дә табарга була, ләкин аларның һәркайсы бер мөһим кагыйдәне эченә ала: сөекле булу өчен үзең дә яратырга кирәк. Ничекме? Менә сезгә әбиләребезнең берничә киңәше.

Йөрәккә юл – ашказаны аша. Әнисе имезсә, бала да елаудан туктый. Тамагы тук ир дә бик сирәк ачулана, тәмле ашка алданып, хатынына әллә нинди ташламалар ясап куя. Акыллы бул, юләр булып кылан. Безнең әбиләр ирләренә нәрсә ошавын, үзләрен ничек тотарга кирәклеген яхшы белгәннәр. Укытучылар кебек: мәсьәләнең чишелешен укучыдан яхшырак белә,  ләкин алдан әйтми. Укучының дөрес чишелешкә үзе килгәнен көтә. Шул ук вакытта аңа, бик сиздермичә генә, үзем таптым дип уйларлык итеп юнәлеш тә бирә.

Аңа балага караган кебек кара. Ир-ат, хатын-кыздан аермалы буларак, һәрвакыт сабый булып кала. Игътибар итсәгез, ирегезнең холык-табигатендә малайлыктан калган ниндидер сыйфат табарсыз. Ачуланмагыз. Аны ничек бар, шулай кабул итәргә тырышыгыз. Шул чакта гына сез ирегезнең яраткан хатынына әверелерсез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев