Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ничә градус булганда мәктәптә укулар тукталып тора?

Температура -23 градус булгада авыл мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында, ә 25 градус салкын булганда шәһәр мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында һәм авыл мәктәпләренең 5-9 сыйныфларында дәресләр үткәрелмәскә мөмкин.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы һава температурасы ничә градус булганда мәктәптә укулар тукталып тору буенча ачыклык кертте. Температура -23 градус булгада авыл мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында, ә 25 градус салкын булганда шәһәр мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында һәм авыл мәктәпләренең 5-9 сыйныфларында дәресләр үткәрелмәскә мөмкин. 27 градус салкында шәһәр мәктәпләренең 5-9 сыйныф, 30 градус салкында авыл мәктәпләренең 10-11 сыйныф, 32 градус салкында шәһәр мәктәпләренең 10-11 сыйныф укучылары мәктәпкә бармый кала ала. Санитар нормалар буенча, кышын ачык һавада физкультура дәресләрен кече сыйныф укучылары өчен -3 градуска кадәр салкын булганда һәм җилнең тизлеге секундына 6-10 метр булганда гына үткәрергә мөмкин. Ә өлкән сыйныфлар өчен урамда физкультура дәресләрен үткәрү температура -10 градуска кадәр, ә җилнең тизлеге секундыга 6-10 метрдан артмаганда мөмкин. Урамда -30 градус яки аннан да түбәнрәк температура булганда, барлык укучылар да дәресләрдән азат ителергә мөмкин.Моннан тыш, -25 градус яки аннан да салкынрак булган очракта, балаларны мәктәп автобусларында йөртергә киңәш ителми. Мондый түбән температура булганда, балаларны муниципалитетлардан читкә алып чыгуны туктатырга тәкъдим ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев