Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Безгә язалар. Әни – кадерле кешем!

Әни – дөньяда һәркем өчен иң изге, иң ка¬дерле кеше. Миңа да үз әнием бик кадерле.

Әниемнең исеме Алия. Ул Шуганка авылын­да туган. Әнием бик чиста һәм пөхтә. Үзе тыйнак та, сөйкемле дә, эшчән дә, түземле дә. Әниемнең йомшак куллары, ягымлы тавышы, сөйкемле карашы миңа шатлык китерә. Һәр кичне әнием мине назлап йоклата, татлы йокыдан “улыка­ем, тор” диеп, сөеп уята. Мин мәктәптән кайтуга өйдә тәмле ис таралган була. Әнием инде тәмле ризыклар пешереп куйган.

Мин әниемә кулымнан килгәнчә булы­шырга тырышам. Әнием – минем киңәшчем дә. Ул өйгә бирелгән эшләрне эшләргә булы­ша. Аңлашылмаган сорауларга җавап бирүче дә ул әнием.

Әнине беркем дә алыштыра алмый. Әнием, кадерлем, мин сине бик яратам. Сиңа озын го­мер, сәламәтлек телим. Әнием – өебезнең яме, ашыбызның тәме син!

Денис Петров,

Яңа Усы төп гомуми белем бирү мәктәбенең 3 сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X