Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ни хәлең бар, игенче? Туганяклылар эш тәҗрибәсе белән уртаклаша

"Туган як" агрофирмасы язгы чәчү кампаниясенә ныклы әзерлек белән керде, көздән үк яхшылап ремонтлап, әзерлек сызыгына куелган техника да чыгымламый. Игенчеләр, бар тырышлыкларын эшкә җигеп, ял белән дә, вакыт белән дә хисаплашмый хезмәт куя. Агрофирма җитәкчесе Ирек Заһидуллин язгы кыр эшләре барышын даими контрольдә тота.

Агрофирмасының "Табын" бүлекчәсендә бүгенге көндә 100 әр гектар мәйданда язгы бодай белән көнбагыш, 286 гектарда - арпа, 281 гектарда сату өчен рапс чәчелгән. 1000 гектардан артык мәйданда үстерелгән көзге бодай һәм арыш культураларын тәрбияләү бара. Бүген уҗымнарны тукландыру белән беррәттән тырмалау, чүп үләннәренә каршы гербицид белән эшкәртү бара. Бүлекчәдә 500 гектарда кукуруз чәчү башланган. "ДТ-75" тракторларында - Володя Кочнев, Ренат Шакиров, "МТЗ-1221" тракторларында Рафис Гайсин, Роберт Сәлахов, Разыйф Гайнелхаков, Ранис Әхтәмов чәчүгә җир әзерлиләр, тырмалау һәм күлтиләү эшләрен башкаралар. Бүлекчә амбарында ашлама һәм орлыкларны "КУН-10" агрегаты белән Рәфит Әхмәтвәлиев төяп тора.

- Агрофирмага караган "Табын", "Саклаубаш", "Мәллә" бүлекчәләрендә эшне төгәл оештырдык. Язгы кыр эшләрен уңышлы башкарып чыгарга шигебез юк, - ди "Туган як" агрофирмасы җитәкчесе Ирек Заһидуллин.

Агрофирмада ун елдан артык хезмәт куючы Евгений Үтәгановны җитәкчеләре мактап кына телгә ала. Кечкенәдән әтисе Кузьмага ияреп, бәләкәй куллары белән комбайн штурвалына чытырдап ябышкан малай үсә төшкәч тә механизатор һөнәренә булган яратуын югалтмый. Үзен белә белгәннән бирле комбайнда эшли ул. Уңган механизатор бүген "К-744" тракторында "BEDNER" тагылма компактеры белән суданка үләне чәчү өчен җир әзерли. Терлекләргә ашату өчен әлеге культураны быел 121 гектарда чәчәргә исәплиләр. "Елына карап һәм иртәрәк урсаң, уңышны сезонга ике мәртәбә дә алырга була, - ди агрофирманың орлыкчылык буенча агрономы Илшат Хәбибуллин.

Басуда эшләүче механизаторларга көнгә ике мәртәбә кайнар аш бирелә. Пешекчеләр Лилия Газизова белән Гүзәлия Шәвәлиева агрофирма ашханәсендә әзерләнгән ризыкларны вахта белән басуга алып барып ашаталар. Игенчеләр аяз көннәрнең һәр минутын җитештерүчән хезмәттә үткәрергә тырыша. Кызыксынып эшләрлекләре дә бар шул: эшчеләрнең хезмәт хакы уртача 20-25 мең сум тәшкил итә.

- Җирдә дым күләме җитәрлек. Һәр агрочараны, технологик таләпләргә туры китереп, үз вакытында башкаруны максат итеп эшлибез, - ди Илшат Хәбибуллин.

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X