Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Нәфесеңне тыймасаң

Якташыбыз алкоголь продукциясен рөхсәтсез саткан өчен хөкем ителде.

Район прокуратурасы 59 яшьлек якташыбызга карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд аны РФ Җинаятьләр кодексының 171.4 маддәсендә каралган җинаять кылуда гаепле дип тапты. Югары Табын авылында яшәүче хатын-кыз алкогольле һәм спиртлы азык продукциясен законсыз ваклап сатуда гаепләнә.
Суд утырышында билгеләнгәнчә, 2020нче елның 13 мартында 21 сәгать 48 минутта гаепләнүче матди табыш алу максаты белән өеннән бер шешә спиртлы продукция сата. Сатып алучысы “Тикшерү өчен сатып алу” оператив-эзләү чарасында катнашучы була. Ул 200 сумга 0,375 литрлы бер шешә товар ала. 
Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныды. Суд, дәүләт гаепләүчесенең позициясен һәм гаепләнүченең характеристикасын исәпкә алып, аны гаепле дип тапты һәм өч айга төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгеләде. Бу чорда хезмәт хакының 5 проценты дәүләт файдасына тотылачак. 
Суд карары үз көченә кермәде.
Район прокуратурасы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев