Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Нептун көне"

Актив, яңалыкка омтылучы яшьләр үзләренә яңадан яңа ял итү чарасы эзләп таба. "Нептун көне" дип йөртелә торган бәйрәмгә бераз икенчерәк төсмер кертеп аны тагында кызыклырак итеп 1 август көнне "Су көрәше" үткәрдек. Безнең чакыруны кабул итеп, Мөслимнең иң актив, иң кыю егет-кызлары һава торышының бик үк тотырыклы булуына карамастан бергәләп...

Актив, яңалыкка омтылучы яшьләр үзләренә яңадан яңа ял итү чарасы эзләп таба. "Нептун көне" дип йөртелә торган бәйрәмгә бераз икенчерәк төсмер кертеп аны тагында кызыклырак итеп 1 август көнне "Су көрәше" үткәрдек. Безнең чакыруны кабул итеп, Мөслимнең иң актив, иң кыю егет-кызлары һава торышының бик үк тотырыклы булуына карамастан бергәләп бәйрәм итергә җыелды. Чарабызны "Искра" активистлар хәрәкате "Мизгел" яшьләр үзәге белән берлектә әзерләгән флеш моб белән ачып җибәрде. Уенда катнашучылар "Барракуда" һәм "Кракен" командаларына буленеп, "Үрмәкүч", "Музыка", "Тайгак келәм" площадкаларында көч алышты. Командалар бердәмләшеп, бер көч булып җыелып беткәч. чарабызның кульминациясе - "су көрәше" башланды. Көрәшкә кем нәрсә генә алып килмәгән: чиләк, шешә, су пистолетлары! Бу коралларның барсыда "яу кырында" көндәшеңне җиңергә ярдәм итә. Уен кагыйдәләре буенча, каршы як команданың кулындагы беләзекләрне җыярга кирәк иде. Әлбәттә берәү дә җиңел генә бирешергә теләмәде. Су белән тулы контейнерлы машинаны ("Яшелләндерү һәм төзекләндерү оешмасы"на зур рәхмәт!) бушатканчы көрәштек! Уен ахырында бер генә коры катнашучы да калмады! Шунысы сөенечле, барлык бәйрәмебез кунаклары спонсор -"Московская ярмарка" кибете хуҗасы Рәсим Гулиев әзерләгән истәлек бүләкләренә лаек булды һәм шулай ук шәп кәеф, күңел күтәренкелеге белән өйләренә таралышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев