"Нефтехимик" хоккейчылары үз бозында "Югра" командасына оттырды
Җиңүче овертаймда ачыкланды. (Казан, 6 октябрь, "Татар-информ"). Түбән Каманың "Нефтехимик" хоккейчылары Континенталь хоккей лигасы даими чемпионатының чираттагы уенында үз бозында Ханты-Мансиның "Югра" командасына оттырды. Түбән Камада узган матч овертаймда 4:5 исәбенә төгәлләнде. 11 октябрьдә "Нефтехимик" үзендә Ярославльнең "Локомотив" командасын кабул итә. КХЛ. Даими чемпионат. "Нефтехимик" (Түбән Кама) - "Югра" (Ханты...
Җиңүче овертаймда ачыкланды.
(Казан, 6 октябрь, "Татар-информ"). Түбән Каманың "Нефтехимик" хоккейчылары Континенталь хоккей лигасы даими чемпионатының чираттагы уенында үз бозында Ханты-Мансиның "Югра" командасына оттырды.
Түбән Камада узган матч овертаймда 4:5 исәбенә төгәлләнде.
11 октябрьдә "Нефтехимик" үзендә Ярославльнең "Локомотив" командасын кабул итә.
КХЛ. Даими чемпионат. "Нефтехимик" (Түбән Кама) - "Югра" (Ханты Манси) - 4:5 ОТ (1:1, 2:1, 1:2, 0:1).
1:1 Шәрипҗанов (Нестрашил, 08:51, күплектә)
1:1 Угольников (Пестушко, Шипов, 09:10)
1:2 Панов (Скачков, Лекомцев, 31:58)
2:2 Авцин (Шәрипҗанов, Брынцев, 34:02, күплектә)
3:2 Ганзл (35:02)
3:3 Пестушко (Королев, 46:47)
3:4 Савинайнен (50:56, аз составта)
4:4 Авцин (Галимов, Нестрашил, 52:00, күплектә)
4:5 Королев (Лекомцев, 61:19).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев