Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Нефтехимик" хоккей клубы сакчы Роман Граборенко белән килешүне өзде

Белоруссия хоккейчысы карьерасын "Куньлунь Ред Стар" командасында дәвам итәчәк , дип яза "Татар-информ". Түбән Каманың "Нефтехимик" хоккей клубы сакчы Роман Граборенко белән килешүне өзде - Белоруссия хоккейчысы Кытайның "Куньлунь Ред Стар" командасына күченде. "Нефтехимик" хоккей клубы рәсми сайты хәбәр иткәнчә, уенчыны акчалата компенсациягә алмашканнар. Моңа кадәр Минскиның "Динамо" командасында уйнаган...

Белоруссия хоккейчысы карьерасын "Куньлунь Ред Стар" командасында дәвам итәчәк , дип яза "Татар-информ".

Түбән Каманың "Нефтехимик" хоккей клубы сакчы Роман Граборенко белән килешүне өзде - Белоруссия хоккейчысы Кытайның "Куньлунь Ред Стар" командасына күченде.

"Нефтехимик" хоккей клубы рәсми сайты хәбәр иткәнчә, уенчыны акчалата компенсациягә алмашканнар.

Моңа кадәр Минскиның "Динамо" командасында уйнаган Роман Граборенко Түбән Кама хоккей клубы белән быелның июлендә 1 елга килешү төзегән иде. Бу сезонда ул 17 уенда 2 (1+1) очко гына җыя алды. Клубта 25 яшьлек легионер хоккейчыдан нәтиҗәлерәк уен көткәннәрен яшермиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев