Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Наталья Фишман: "Пушкин скверында кыска гына вакыт эчендә колоссаль эш башкарылган"

Рөстәм Миңнеханов Мөслимдә бу көнне тагын бер объект - Парк һәм скверлар елы кысаларында сафка баскан Пушкин скверын да ачты.

Район үзәгендә быел бу сквердан тыш тагын бер парк булдырылачак. Пушкин скверын төзү өчен республика казнасыннан 1млн сум акча бүлеп бирелгән. Район бюжетыннан исә 2,7 млн сум финанс тотылган. Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның киңәшчесе Наталья Фишман сүзләренчә, Пушкин скверында район башлыгы җитәкчелегендә кыска гына вакыт эчендә колоссаль эш башкарылган. Скверның урыны, тематикасы бик ошый. Монда балалар ялына да зур урын бирелгән. Шунысы сөенечле: барлык конструкцияләр дә үзегезнең җирлектә, мөслимлеләр кулы белән эшләнгән. Моңа сокланмый мөмкин түгел.

Сквер бик тә үзенчәлекле. Ял итәргә килүчеләрне Пушкин әсәрләренең геройлары каршы ала. Аның проектын Мөслим капиталь төзелеш идарәсе архитекторлары эшләде. Киләчәктә биредә видеопроектор да булачак. Ландшафт дизайны белән Казан шәһәренең "Лэнд-Сервис" компаниясе шөгыльләнде.

- Биредә Пушкин рухы сизелә, сквер Мөслим халкы өчен ял итү һәм иҗат белән шөгыльләнү урыны булыр, - диде Р. Миңнеханов.

Миләүшә Зәкиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев